Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар «Татарча диктан” акциясенә кушылдылар

Өч көн дәвамында - 25-27 ноябрьдә «Татарча диктант-2022» Бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Район мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина хәбәр итүенчә, бүген Кайбычның барлык мәктәпләрендә дә татарча диктант яздылар.

Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан үткәрелүче акция Кошман мәктәбендә дә оешкан төстә узды. Монда диктантны 39 кеше - мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, укытучылар һәм укучылар язды. Диктант тексты итеп Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар? романыннан өзек тәкъдим ителде. Әлеге әсәр ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән бәйгенең "Роман" номинациясендә беренче урынны алган. Диктантны өч аудиториядә укытучылар - Флюзия Сәлахова, Резедә Сайранова һәм Резедә Хәйруллина укыды.
«Татарча диктант» акциясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Аны «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев