Кайбычлылар Төмән якларында яшәүче якташлары белән очрашып кайтты
Кайбычлыларның шулай зур делегация булып Төмән якларына әле беренче тапкыр гына аяк басулары.
"Сез — беренче, Татарстаннан Киндерлегә килгәннәре юк иде әле, — дигән сүзләрне еш ишеттек. Якташларыбыз, Себер татарларының яшәешен, кунакчыллыгын күреп кайттык. Салкын Себергә җылылык биреп яши анда безнекеләр.
«1908 елда, Столыпин реформасы гамәлгә кергән бер заманда, Казан губернасының Кайбыч авылыннан Шәмсетдин Минкашев исемле бер кеше Себергә «разведкага» килә. Түбән Тәүде җирендә бер ун көн яшәп, күзәтеп, мөмкинлекләрне үлчәп, кире Татарстанга кайтып китә. Якташларына Себер җиренең бай, иксез-чиксез урман-болыннары, балыкка бай елга-күлләре турында кайтып сөйли. Озакламый ерак Себергә беренче ун гаилә күчеп килә. Аларга себер татарлары яшәгән Юрты Киндерле дип аталган кечкенә бер авылда җир бирәләр. Шулай итеп, Киндерле авылының яңа тарихы башлана. 1921 елгы ачлык вакытында Кайбычтан тагын берничә гаилә Себер якларына юлга кузгала. «Казанлылар (безнекеләрне Себердә шулай дип йөртәләр) татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап калырга тырышып яши. Йөз елдан артык вакыт узып киткән! Бүген инде без — күченеп килүчеләрнең бишенче буыннары. Туган җиребез — Себер, рухыбыз — Казан, динебез — ислам», — дип горурланып сөйлиләр әнә Киндерледә!
Олы Кайбычтан Төмәнгә кадәрге 19 сәгатьлек юл һич кенә дә ардырмады безне. Юлдашларың яхшы булып, бер дулкында икәнсең, чакрымнар исәбе сиздерми дә икән ул. М—12 трассасы ачылуы да безнең файдага, бу юл араларны күпкә якынайтты. Кайбыч оешканнан бирле район башлыгы урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта Татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге эшчәнлеген актив алып баручы Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә чыктык без ерак сәфәргә.
Арада бер генә очраклы кеше дә юк дисәм, һич ялгыш булмас. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм аның тормыш иптәше — Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәчеттә дин сабаклары бирүче Алсу Хәмидуллина былтыр Төмәннең Киндерле авылыннан нәсел җепләрен эзләп Кайбычка килгән биш кешелек делегацияне үз йортында кунак иткән иде. Илмас Хәмидуллин районыбыз мәктәпләре эшчәнлеге белән таныштырды. Иске Чәчкабтан Рәшит Зиннәтуллин Төмән өлкәсендәге татар мәдәни үзәгеннән Рафаэль Гадиев белән инде күптәнге танышлар, Казандагы мәдрәсәдә бергә укыган булып чыктылар, хәзер гел аралашып торалар. Кошман мәктәбе директоры Равилә Гаффарова белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Садриева Төмәнгә затлы күчтәнәчләр әзерләп барды. Бу мәктәпне киндерлеләр яхшы белә, чөнки узган ел Кошман һәм Киндерле мәктәпләре арасындагы ике яклы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Ул мизгелләр турында сөйләүче фотолар Киндерле мәктәбе стенасын бизи. Төмән өлкәсенә баруда оештыру эшләрендә актив катнашучы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева, мәгариф бүлегендә милли мәгариф һәм төбәкара хезммәттәшлек өчен җаваплы методист Энҗе Гарифуллина да бар иде.
Кече Кайбыч кызы —" Сөембикә" журналисты Гөлнур Сафиуллина дөньяда Кайбыч белән бәйле Киндерле авылы барлыгын моннан 21 ел элек үк ачкан иде инде.
2024 елда Кайбычка ата-бабаларының эзе буйлап килгән иде киндерлеләр. Кан тартмаса да җан тарта дигәндәй, җирсү йөртә адәм баласын. Ул вакытта Төмәннән Рафаэль Гадиев Киндерле мәктәбе укытучыларын, туганнарын эзләү максаты белән, Кайбычка алып килү теләге турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып әйткән. "Без, Кайбычка ярты гына көнгә килеп, карап кына китәрбез дигән идек. Кая ул! Казанда каршы алдылар, без килүгә бай программа әзерләп куйганнар, мәктәпләрен күрсәттеләр, кунак иттеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең якын туганнарын күргәндәй каршы алды.
Безнең нәсел Бәрлебашы авылына барып тоташа. Әмма без аларның очына чыга алмадык. Альберт Илгизәровичның: "Туганнарын тапмасалар да, авылны булса да күрсәтеп килегез",— дип әйтүе әле дә онытылмый, — дигән иде мәктәптәге очрашу вакытында татар теле укытучысы Фирдәвес Алиева.
Ә Киндерледә безне иң кадерле кунаклары кебек каршы алдылар. Төмән шәһәренә килеп җитүгә, юлда вакытта безнең белән гел кызыксынып торган Рафаэль абый Гадиев, барыбызны да кочаклап диярлек, Себер җирләренә рәхим итегез, туганнар", — дип каршы алды. Район үзәге булган Түбән Тәүдедәге кунакханәгә урнаштырдылар. «Ерак юллар узып килгәнсез, ял итегез, дип, мул табын артына утырттылар. Кунакханә, ашау-эчү чыгымнарын милләт җанлы эшмәкәр Ринат Насыйров үз өстенә алган булып чыкты. Төмән якларында көн иртәрәк башлана, чөнки сәгать бездәгедән ике сәгатькә алдарак йөри. Икенче көнне соңгы арада телебездән дә төшмәгән Киндерле авылында идек инде без. Авылга килеп җитүгә, хуш килдегез, дигән баннер янында каршы алдылар.
Мәктәптә, татар халкының милли киемнәрендәге укытучылар, укучыларның җыр-биюләр белән, кайбычларча кунакчыллык күрсәтеп, юка белән каршы алабыз сезне дип, саф татар телендә чыгыш ясауларыннан күңелдә горурлык хисләре уянды. «Ләйсән» балалар бакчасындагы нәниләрнең халык уеннарында катнашуларын күреп, туган телебездә шигырьләр сөйләвен, җырларын ишеткәч, татар теле укытучысы Фирдәвес Алиеваның Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Шәүкәт Гаделша иҗатына багышланган «Себер — үз җирем» дигән дәресендә укучыларның чыгышларын, «Әбием сандыгы» дигән театральләштерелгән күренешне карагач, ул хис тагын да арта төште. 73 яшьлек гармунчы, оста җырчы Җәгъфәр Касыймов әле дә балалар белән эшли. Аларны сәнгатькә тарта. Чит җирләрдә туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яшәү җиңел түгел. Түбән Тәүде районының мәгариф бүлеге начальнигы Ирина Рокина катнашында узган «Дуслык күпере» дигән төбәкара семинарда да бу фикер кызыл җеп булып ятты.
Этномәдәни тәрбиягә багышланган түгәрәк өстәл артында узган очрашуда мәктәп директоры Мөнирә Калиева әйтеп узганча, биредә төрле милләттән булган 114 бала укый. Аларның 56сы —руслар, 51е — татарлар һәм унысы башка милләттән.
— Без барлык милләт вәкилләренә дә туган телләрен, мәдәниятен саклауга уңай шартлар тудыру өстендә эшлибез. Укучылар төрле чараларда үз халыкларының тарихы, сәнгате, мәдәнияте, йолалары белән таныша. Татар теле һәм әдәбиятыннан өч укытучы белем бирә. Бу фән 1-11 класс укучыларына атнага бер тапкыр керә. Балалар үз туган телендә укый-яза, сөйләшергә өйрәнсен, татар әдәбиятын, язучыларын белсен. Туган тел аша кеше дөньяны танып белә башлый,— диде Мөнирә Калиева.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, бездәге мәктәпләрнең эшчәнлеге белән таныштырып, бу мәктәпкә, икенче көнне Төмән өлкәсендәге без булган тагын ике белем йортына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан җибәрелгән бик күп китаплар, плакатлар, уку-язу әсбаплары бүләк итте. Рәхмәтләр әйтә-әйтә, иң затлы бүләк итеп кабул итеп алдылар аларны. Кайбыч бүләкләре күп иде ул. Мәчетләргә керәбезме, музейларгамы, якташларыбызның өенәме, барысына да истәлекле бүләкләр калдырдык.
Төшке ашка авыл мәчетенә җыелдык. Ике рәт итеп сузылган өстәлләрдәге сый-нигъмәтне бөтен авыл белән бергә әзерләдек, диделәр, сарыкларга кадәр чалганнар. Күчтәнәч — Кошман юкасы иң тансык сый булды. Өлкән буын вәкилләре Кайбычны сорашты. Телләреннән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы авыллары төшмәде. Мәдәният йортында авыл халкы белән узган очрашуда да киндерлеләрнең кече ватаннарын онытмаулары ачык күренде. Авылның һәм Төмән шәһәренең сәнгать осталары куйган концертны бик яратып карадык. Кайбычның бүгенгесе, белем бирү системасы турындагы видеороликларны тын да алмыйча карадылар.
Җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев, Кайбычның бай тарихы, бүгенгесе турында сөйләп, бу очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
— Якташлыгыбызны сагынып килгән барлык тамашачыларга безне бу юлга хәер-фатыйхасын биреп озатып калган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменән кайнар сәламнәремне җиткерәм. Әби-бабаларыбыз уртак булганга, сезнең кебек үк, без дә сезне сагынып килдек. Менә шул Себер туганнарыбыз инде сез. 1991 елда Апас районыннан аерылып чыгып, мөстәкыйльлеген яулаганнан бирле төбәгебез даими үсештә. Шушы еллар эчендә бездә бер генә авыл да бетмәде, йортларда газ яна, авылларга кадәр асфальт юл бар, урамнарга да асфальт җәелгән, төзелешләр алып барыла. Кайбычка кунакка кайтыгыз, — диде Рәмис Хәялиев.
Сәфәребез икенче көнне Төмәндә дәвам итте. Анда барганда Ямбай авылындагы себер татарлары музеена һәм Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчеткә, мәктәпкә тукталдык. Музей ишегалдындагы стендны карагач, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады: ул Борындык авылын дөньяга таныткан шәхесләрнең берсе булган мөфти, дин һәм дәүләт эшлеклесе Мансур әл-Борындыкыйга багышланган иде. Шулай итеп, Борындыкыйлар нәселенә тап булдык. Юлдашыбыз Рәмис Хәялиев Борындыкның атаклы мулласының бик укымышлы булуы, гарәп телен яхшы белүе, зур мәдрәсә тотуы, дини китаплар язуы, Бохарага барып гыйлем өстәве турында сөйләде.
Төмәннең 52 нче этномәдәни мәктәбе, «Этнос» балалар иҗат йортында да милләтәшләребезнең матур эшләре, шәһәр белән танышканнан соң кайтыр юлга чыктык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев