Кайбычлылар ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең күчмә сессиясендә катнашты
Бүген Апас мәдәният йортында Иделаръягы зонасы районнары вәкилләре катнашында ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең күчмә сессиясе булды.
Анда Кайбычтан «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова җитәкчелегендә 25 кешелек делегация катнашты. Алар арасында социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре һәм башкалар бар иде.
Сессия утырышы 2024 елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган иде.
Сессия барышында ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хурамшина залдагылар белән социаль сораштыру үткәрде. Үзәкнең фәнни хезмәткәре Гөлшат Мәхмүтова моңа кадәр республикада үткәрелгән социаль сораштырулар нәтиҗәләре белән таныштырды. Сораулар гаиләдә балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт, әби-бабаларының оныкларын тәрбияләүгә керткән өлеше турында иде.
Әлеге чараның максаты — республикадагы гаиләләргә ярдәм итү, төрле буын вәкилләре арасында үзара аңлашуны булдыру, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыруны тәэмин итү.
Сессия утырышыннан соң, Кайбыч делегациясе Апасның туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев