Кайбычлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
Әлеге чара 21 августта 10:00-12:00 сәгатьтә, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы тарафыннан оештырыла.
Анда прокуратура, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Юстиция министрлыклары, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Суд приставлары федераль хезмәтенең Баш идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнаша.
Кайбычлыларны Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча конференц-залда көтәләр. Сорауларга җавапны 88(4370) 2-11-85 телефоны буенча алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев