Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның 100 баллы укучылары район башлыгын чыгарылыш кичәсенә чакырды

Олы Кайбыч мәктәбендә унбер ел буена бик тырышып укыган Азат Мусин белән Никита Русов бүген иртәдән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабинетына килде. Алар муниципалитет җитәкчесенә бүген мәдәният йортында узачак чыгарылыш кичәсенә чакыру кәгазе бирделәр.

Альберт Рәхмәтуллин укучыларга чакырулары өчен тирән рәхмәтен белдерде, һичшиксез, тантанага барачагын әйтте.

-Мин сезне химиядән бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыюгыз белән кайнар котлыйм. Бу сезнең тырышып укуыгыз, имтиханга бик җитди әзерләнүегез турында сөйли. Сез икегез дә активистлар булдыгыз. Укудан тыш башка чараларда да актив катнаштыгыз. Иҗат та, иҗтимагый активлык та укуыгызга комачауламаган, киресенчә, сезне чыныктырган гына. Булганнан бар да була ул,- диде район башлыгы, чакыруны кабул итеп. 

Азат кечкендән хәзергә кадәр «Авыл денс» бию төркемендә биеде. Никита балалар сәнгать мәктәбен тәмамлады, концертларда җырлады, соңгы елларда күбрәк фән белән шөгыльләнгән, химиядән үткәрелгән республика олимпиадасында ике ел рәттән призер булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев