Кайбычның барлык мәчетләрендә дә яшелчәләрдән гошер сәдакасы тапшырырга мөмкин
Әссәләмү гәләйкүм хөрмәтле райондашлар! Белгәнебезчә, халкыбыз элек-электән җәйге чорда үстергән яшелчәләрдән гошер сәдакасы биргән.
Районыбызда яшәүче мөселманнар ел саен гошер сәдакасы җыеп тапшыра. Әлеге эш быел да барлык мәчетләрдә дә оештырыла. Бу игелекле гамәл 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Теләгән кешеләр үз авылларындагы мәчеткә бәрәңге һәм төрле яшелчәләр тапшыра ала. Соңрак алар Картлар йортына, мәдрәсәләргә һәм мохтаҗларга таратылачак.
Дамир ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
район мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев