“Кайбычның батыр улы безнең күңелләрдә мәңге Герой булып калачак!”
Кайбыч кара кайгыда: Хуҗа Хәсән авылында батыр егет Илнар Гафуровны соңгы юлга озаттылар.
Илдә өлешчә мобилизация башлангануга ук, дөресрәге, 2022 елның 26 сентябрендә Ватан сагына киткән якташыбызны озатырга шулкадәр күп кеше җыелган иде. Ул яшәгән Ленин урамы машиналар белән тулган. Аны соңгы юлга озатырга авыл халкы, төрлесе төрле җирдә гомер итүче туганнары, классташлары, дуслары, яшь армиячеләр, төрле елларда армия сафларында хезмәт иткән ветераннар килгән. Яшьләрнең кулында тере чәчәкләр- канәферләр, ак розалар.
“Илнар Фирдүс улы шулкадәр яхшы егет булган, күрәсезме, аның якты истәлеге хөрмәтенә күпме халык җыелган”,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин матәм митингында.- Арабыздан бик яшьли - 24 яшендә мәңгелеккә китеп барган Илнар чын мәгънәсендә батырлык үрнәге күрсәтте. Илдә мобилизация игълан ителгәч тә, мин бик яшь әле, гаилә корырга да өлгермәдем, димәде, махсус операция зонасына китте. Үз иленең патриоты булган Илнарның гомере хәрби бурычын үтәгәндә өзелә. Син безне сакладың, Илнар, без сине саклый алмадык. Якты образың күңелләрдә мәңге сакланыр”.
Альберт Рәхмәтуллин Илнарның әнисе Зинаида Гафурованың, үзенекедәй якын булган үги әтисе Владимир Кузнецовның, бертуганнарының, әби-бабаларының тирән кайгысын уртаклашты. Аның үз әтисе инде шактый еллар элек вафат булган.
Якташыбызны соңгы юлга озатырга кайткан беренче командиры да, хәрби дусты да Илнарның арада иң яше булуы, шулай булуга да кармастан, кыю, тәртипле, кешелекле булуына басым ясады. “Ул безнең күңеләрдә мәңге Герой булып калачак!”-диде командиры.
Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган митингта чыгыш ясаган авылдашлары Илнарның ачык йөзле булуын, елмаеп кына торуын, бар эшкә дә кулы ята торган егет икәнлеген әйтеп узды.
Чүти авылы имамы Рәшит Вилданов соңгы юлга озатканда тиешле догаларны укыды.
Илнар Гафуровны туган авылы зиратында җирләделәр, каберен венокларга, чәчәкләргә күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев