Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның финанс өлкәсе хезмәткәрләре Кайбыч ягы музеена җыелды

8 сентябрьдә финанс өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Финанслар белән белеп, намус белән идарә итү, дөрес планлаштыру, акчаларны нәтиҗәле бүлү һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү, барлык дәрәҗәдәге бюджетлар өчен керем чыганакларын үстерү — аларның алдына куелган иң мөһим бурычлар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Кайбыч оешуның беренче елларында районның финанс системасына нигез салучылар, хәзерге вакытта җирле бюджетны үтәүгә үз өлешләрен кертүчеләр туган якны өйрәнү музеена җыелды. Музей директоры Илдар Шакиров алар өчен кызыклы экскурсия үткәрде. Кунакларның кайберләре биредәге экспонатлар белән яхшы таныш. Моңа кадәр музейга килгәннәре булса да, ачык һавадагы экспозицияне әле күргәннәре юк иде. Һәр экспонатны кызыксынып карадылар, экскурсияне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу кафеда чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев