Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге балалар һәм әти-әниләләр өчен семинар үткәрде

Надежда Ермолаева җитәкчелегендәге «Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге» коммерцияле булмаган җәмәгатьчелек оешмасы гаиләләрне ныгыту, аларга булышу юнәлешендә максатчан эш алып бара.

Гаилә – игелек һәм мәхәббәт территориясе" дип исемләнгән проектны тормышка ашыру кысаларында, Федоровское мәктәбендә чираттагы чара - балалар һәм аларның әти-әниләре өчен семинар үткәрелде. Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге партнерлары - социаль яклау, мәгариф бүлекләре белән бергәләп үткәргән очрашуга Казаннан да белгечләр кайтты. Социаль педагог Игорь Бурсин Федоровское мәктәбенең сигезенче һәм унынчы класс укучылары белән дәрес үткәрде. Ул мәктәптә төрле имеш-мимешләр таралу, тәнкыйди фикер йөртүне булдырмауга, мошенниклардан саклану һәм интернет куркынычсызлыгына багышланды. Психологлар - Вәсилә Шәмсевәлиева һәм Анастасия Дружинина балалар һәм аларның әниләре белән эшләде.
Безнең районга Казан епархиясенең наркомания һәм алкоголизмга каршы көрәш бүлеге рәисе, иеромонах Вячеслав Шапоров та кайтты. Кайбыч районы благочинные Николай Ермолаев белән бергәләп, алар, балалары булган гаиләләрнең өйләренә барып, профилактик әңгәмә үткәрде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова белгечләр белән аралашуның файдасы һәм уңай нәтиҗәсе булачагына ышанычын белдерде, шушы чараны оештырган Надежда Ермолаевага, кунакларны ачык йөз белән үзләрендә кабул иткәннәре өчен Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяковка һәм коллективка, әлеге мөһим эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев