Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның иң өлкән кешесе- 103 яшьлек сугыш ветераны РФ Президентын сайлауларда катнашты

Районыбызның хөрмәтле кешесе Зиннәтулла Заһидуллин үзен өенә килеп сайлатучыларны, һәрвакыттагыча, ачык йөз, тәмле сүзләре белән каршы алды.

Шушы якты дөньяларда бер гасырдан артык яшәү дәверендә илдә нинди генә сайлаулар узмасын, берсен генә дә калдырганы да булмаган аның.

Йөз яшемә кадәр сайлау участогына үз аягым белән барым йөрдем әле мин. Короновирус зәхмәте чыккач кына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халык күп йөри торган урыннарда бик йөрмәскә киңәш итте. Мине районда күз карасыдай саклыйлар бит. Бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермим. Әле үзәк больницада дәваланып кайттым, врачлар, шәфкать туташлары янымда йөгереп кенә йөрделәр, — диде Зиннәтулла Заһидуллин, шат елмаеп. — Сайлаулар Бөек Ватан сугышы елларында да узды. Без ил халкының бердәмлеге белән генә Җиңү яулый алдык. Төрле милләт кешеләре бердәм булып яуга күтәрелде. Сугыш кырларында бүгенге матур тормыш өчен көршкән буын без. Алга таба да без алып кайткан Җиңүне саклагыз! Бүгенгебез шундый матур, аның кадерен белегез!

Сайлау бюллетенен дә, илгә-көнгә тынычлык теләп, урнага салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев