Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары Воронеждан килгән машина йөртүчене тоткарлаган
ЮХИДИ инспекторы Илфир Юсупов узган ел азагында М-12 тизйөрешле автомобиль юлының 725 нче чакрымында Воронеждан килүче чит ил машинасын туктата.
Тикшерү вакытында машина йөртүченең транспорт белән салмыш хәлдә идарә итүе ачыклана. Закон бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча беркетмә төзелә.
— Әлеге автомобиль йөртүчене туктаткач, документларын сорадым. Шул вакытта аның үз-үзен тотуында сәерлек сиздем. Ул каушый сөйләме аңлаешсыз, йөзе дә нык кызарган, спиртлы эчемлек исе аңкып тора. Мин аңа алкотектор ярдәмендә тикшерү үтәргә тәкъдим иттем. Прибор аның организмында 0,972 мг/л спирт булуын күрсәтте. Машина йөртүчене техника белән идарә итүдән читләштерергә туры килде. Боларның барысы да видеоязмага теркәлеп барды. Автомобиль йөртүче акт төзүем белән ризалашты, үз гаебен таныды, — диде инспектор.
Гаепләнүче билгеләнгән вакытка суд утырышына килми. Эшне аннан башка гына карауларын үтенеп гариза язган. Моңа кадәр аның административ хокук бозулар буенча җаваплылыкка тартылганы булмаган.
Нәтиҗәдә, аңа 45 мең сум штраф салына, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
— Транспорт белән исерек хәлдәге шофер идарә итүен, яки руль артына утырырга җыенуын күрсәгез, бу хакта кичекмәстән эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итәргә кирәк. Аны оператив рәвештә тоткарлау өчен, автомобильнең моделен, кузовның төсен, транспортның дәүләт теркәү номерын һәм хәрәкәт юнәлешен хәбәр итәргә кирәк. Руль артына утырган һәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы, — диде ЮХИДИ инспекторы Илфир Юсупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев