Кайбычның мәдәният хезмәткәрләре Үзбәкстанга барды
ТР Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, республиканың мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 3 апреленнән 7 апреленә кадәр Үзбәкстандагы мәдәни учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.
Алар арасында мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Миңгалиева һәм халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина да бар иде.
Сәфәрнең төп максаты — мәдәни үсеш, халык иҗатын саклау өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм чит ил коллегалары белән һөнәри тәҗрибә уртаклашу.
Сайт язганча, сәфәрнең беренче көне Фирганә өлкәсенең мәдәни һәм җитештерү объектлары белән танышуга багышланган.
Маргилан шәһәрендә Татарстан вәкилләре Үзбәкстанның иң эре предприятиеләренең берсе булган «Эдгорлик» ефәк эрләү фабрикасында булды, ул кулдан эшләнгән ефәк һәм мамык тукымалар җитештерүдә махсуслашкан. Делегациягә тукыма ясауның тулы циклын күрсәткәннәр. Визит кысаларында делегация шулай ук Маргилан шәһәренең 8 нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә, 10 нчы балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә була, анда уку процессын оештыру, балаларга эстетик тәрбия бирү системасы һәм милли музыка, сәнгать традицияләрен саклап калу алымнары белән таныша.
Сәфәр барышында «Мәхәллә» институты — зур булмаган территориядә яшәүчеләрне берләштерүче җәмгыятьтән гыйбарәт булган Үзбәкстанның территориаль-административ берәмлеге белән танышуга аерым игътибар бирелде.
Беренче көн программасы тәмамланганнан соң, делегация Фирганә өлкә музыкаль драма һәм комедия театрында булды, анда кунаклар өчен башкорт язучысы һәм драматургы Мостай Кәрим трагедиясе буенча «Ай тотылган төн» спектаклен күрсәткәннәр.
Бу хакта ТР Мәдәният
министрлыгы сайты хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев