Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның сигез укучысына тантаналы төстә паспорт тапшырдылар

Әлеге чара «Без — Россия гражданнары» проекты кысаларында Кайбыч ягы музеенда узды.

Тантананы музей хезмәткәре Зөлфия Галиуллина алып барды, анда яшүсмерләрнең әти-әниләре, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт секторы мөдире Альбина Әхмәтова һәм «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова да катнашты.

Россия Федерациясе гражданинының төп документын Олы Кайбычтан Булат Гарәфетдинов, Ринат Хәйретдинов, Борындыктан Резедә Гарәфиева, Бәлидән Валерия Яшина, Олы Тәрбиттән Богдан Волков, Олы Подберезьедан Ульяна Волкова, Ксения Харьчева, Олы Урсактан Динар Вәлиев алды.

Укучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады, аларның илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.
Ул паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы миграция бүлеге начальнигы Илфир Яруллин белән берлектә тапшырды.
Паспорт тарихы турындагы видеороликны укучылар кызыксынып карады. Соңыннан алар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев