Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган елга йомгак ясады

Район Советының актлар залында үткән отчет җыелышында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, урманчылары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» җитәкче-урманчысы вазифаларын башкаручы Фәнис Гыйльметдинов узган елгы эшчәнлекләре белән таныштырды, агымдагы елга билгеләнгән планнары турында сөйләде.

Министрлык вәкиле Кайбыч урманчылары эшчәнлеген уңай бәяләде. Урман инспекторларына закон бозучыларга карата беркетмәләр төзү кирәклегенә басым ясады.

Алексей Макаров урманнарны саклау өлкәсендәге эшчәнлекләре өчен урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде. Җыелышта хезмәтләрендә уңышларга ирешкән урманчылар һәм урманчылар династияләрен бүләкләделәр. Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы эшчесе Миләүшә Галимова министрлыкның Мактау кәгазе, Кайбыч урман хуҗалыгы урманчысы Александр Горшков Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстар Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен урманчылар династияләре — Хаффазовлар һәм Шәмсиевларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев