Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Аҗаган 2.0» республика хәрби-патриотик уенының район этабы үтте

«Салават күпере» спорт комплексында район мәктәпләре командалары катнашында «Аҗаган 2.0» республика конкурсының район этабы үтте.

Ярышта барлыгы 12 командадан 120 укучы катнашты 

«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уен барышында районның төрле мәктәпләреннән килгән өлкән класс укучылары тәҗрибәле остазлары җитәкчелегендә оста фикерләргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә, тормыш өчен файдалы күнекмәләр ала, заманча технологияләр белән эшләү серләрен үзләштерә. 
Конкурсның ачылу тантанасында командаларны «Алдынгылар» хәрәкәтенең райондагы лидеры Елена Краснова сәламләде. Уенның «Алдынгылар», «Яшь армиячеләр» хәрәкәтләре, мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелүен әйтеп узды.

—Бүген сез белемегезне, көчегезне, осталыгыгызны күрсәтәчәксез. Бәйгенең һәр этабында тәҗрибәле инструкторлар яныгызда булачак. Алар сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Бәйге барышында куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү таләп ителә. Төрле җәрәхәтләр алудан үз-үзегезне саклагыз. Киләчәктә барыгыз да Ватаныбызның лаеклы сакчылары булырсыз дип ышанам, — диде Елена Краснова. 

Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин да командаларга уңышлар теләде. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, укучылар төрле секцияләргә таралды. Алар арасында сафта йөрү, хәрбиләштерелгән эстафета, тактик медицина, радиацион, химик, һәм биологик саклык нигезләре, пневматик винтовкадан ату, турникта тартылу, граната ыргыту, тарихны белү буенча һәм башка биремнәр бар иде. 

Җиңүчеләрне, призлы урыннарны яулаучыларны бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады.

— Бүген сез ярыш барышында осталыгыгызны, командада эш итә белүегезне күрсәттегез. Үсеп җиткәч Ватаныбызга лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам. Җиңүче командага зона ярышларында лаеклы чыгыш ясау өчен әзерлекне хәзердән башларга кирәк, — диде Алексей Макаров. 

Көн дәвамына сузылган ярышта Олы Кайбыч мәктәбенең «Кайбыч көче» командасы җиңүгә иреште. Федоровское мәктәбенең «Снайперлар 2-0» командасы икенче урынны яулады. Хуҗа Хәсән мәктәбенең «Монолит» командасы — өченче урында. Бәйгедә катнашкан һәр командага сертификатлар, призлы урыннар яулаучыларга дипломнар, медальләр һәм «Алдынгылар, Кайбицкий район» логотибы төшерелгән футболкалар тапшырдылар. 

Икенче көнне «Аҗаган» бәйгесенең район этабында башлангыч һәм уртанчы класслар командалары чыгыш ясады. Анда уртанчы класслардан Федоровское мәктәбенең «Снайперлар 2-0» командасы җиңде. Иске Тәрбит мәктәбенең «Алдынгылар очкыны» командасы — икенче, Хуҗа Хәсән мәктәбенең «Монолит» командасы — өченче урында. Башлангыч класслар арасында Олы Кайбыч мәктәбенең «Точка 2.0» командасы җиңүче булды. Кошман төп мәктәбенең «Факел» командасы — икенче урында. 

Җиңүче командалар бәйгенең Казанда үтәчәк зона турында район данын яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев