Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта актив укучылар катнашында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

«Салават күпере» спорт комплексында узган бәйрәмгә район мәктәпләренең уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләре, спорт ярышлары призерлары чакырылды.

Анда 120 укучы катнашты. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь дусларын, педагогларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә

«Ел укытучысы — 2024» район бәйгесе җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре, акчалата сертификатлар тапшырды. Әлеге бәйгенең төп җиңүчесе — Кошман төп мәктәбенең математика, информатика фәннәре укытучысы Алмаз Җиһаншин. 

«Полярный экспресс» поезды бәйрәмдә катнашучыларны әкият дөньясына алып китте. Ул әкият станцияләрендә тукталды, балалар җыр-биюгә осталыгын күрсәтте, төрле уеннарда катнашты, лотереяда призлар отты. Бәйрәм кунакларын табын артында тәм-томнар белән сыйладылар.

Туры эфирга сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев