Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

Яңа ел алдыннан мул табыннар артында үткән бу тантана җылы тәбрикләүләргә, бүләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә, җыр-биюләргә бай булды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып эшләүче игенче-терлекчеләргә, белгечләргә дан җырланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин илебез табынын баетучыларга яңадан-яңа хезмәт уңышлары, сәламәтлек теләде, югары күрсәткечләргә ирешкән уңганнарга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләрен тапшырды.

- Республика, районыбызның агросәнәгать өлкәсенә керткән өлешегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм. 2023 елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Авыл кешесе өчен ел әйләнәсе эш бетми ул. Быел нидер барып чыкмаса, икенче елга аның тормышка ашасына ышана, яңа елга да шундый өметләр белән аяк баса. Узып баручы 2022 ел барлык өлкәләрдә дә диярлек безнең өчен уңышлы ел булды. Районнар арасындагы рейтинг буенча да без шактый алга китттек, хәзер 21 нче баскычта,- диде Альберт Рәхмәтуллин.  - Быелгы ел безнең өчен үзгәреш елы да булды. “Август” фирмасының инвестор булып килүе барлык өметләребезне аклады.


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инжер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Илнар Габбасов Кайбычка бүләкләр белән шатланып килүен әйтте.

-Авыл хуҗалыгы тармагының нинди булуы сезгә бәйле, авыл хезмәтчәннәре! Кайбыч районы киләчәктә дә шулай матур үрләр яуласын. Яңа инвестор килгәч, сездә уңай якка зур үзгәрешләр сизелә. Авыл хуҗалыгын модернизацияләү һәм башка юнәлешләргә билгеләнгән планнарыгыз тормышка ашсын!- диде ул.


Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та тантана кунакларын бәйрәм белән котлады һәм бүләкләде. “Август-Кайбыч” агрофирмасының генераль директоры Александр Иванов Кайбыч халкының тырыш булуына басым ясады.”Без әле сезнең районда бер елдан артык кына эшлибез. Шулай булуга да карамастан, “Август”ның республикадагы башка районнары арасындагы җәмгыятьләре арасында беренче урынга чактык. Уңыш сереме? Ул бик гади. Позитивта эшләргә кирәк!”
Алдынгылар слеты мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. “Авыл деннс” биючеләре дә өздерде! Кыш бабай белән Кар кызы алдынгыларга күчтәнәч тутырган пакетлар да таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев