Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр катнашында алдынгылар слеты узды

Районның барлык хуҗалыкларыннан җыелган җитәкчеләр, белгечләр, игенче-терлекчеләр, фермерларны, хезмәт ветераннарын кафеда мул өстәлләр артында хөрмәтләделәр.

Ул көнне тантана залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Алдынгылар слетына 110 авыл хезмәтчәне, озак еллар буена авыл хуҗалыгы тармагында намус белән эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары чакырылган иде. Алгарак китеп шуны әйтәм, шулкадәр алдынгының барысы да бүләкләнде. Хөкүмәтнең зур бүләкләренә лаек булучылар да бар иде. Район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, акчалата призлар да тапшырылды. Гүзәл затларны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Бәйрәм табын күрке булган икмәккә, хезмәт кешесенә дан җырлауга багышланган күренештән башланып китте. "Икмәк — ул туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе. Икмәк — тормыш, Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк— ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез«,— дигән сүзләр яңгырауга, «Авыл денс» халык балалар бию коллективы кызлары-егетләре һәр өстәлгә быелгы уңыштан пешкән икмәк чыгарды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында төбәгебез уңганнарына иң җылы теләкләрен җиткерде. Районыбыз игенчеләренең Кайбыч тарихында беренче тапкыр 107 054 тонна ашлык җыеп алуын зур рекорд дип атады. Бу уңышта «Август-Кайбыч» җәмгыятенең өлеше аеруча зур булуын билгеләп үтте.

Республикада тулаем ашлык күләме буенча Кайбыч уникенче урында, ә уңдырышлылык буенча алтынчы урында. 

«Татагрохим» җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Кайбычның елдан-ел уңышларга ирешә баруына басым ясап, алга таба да югары темпларда хезмәт итүләрен теләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов Кайбычның терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагындагы күрсәткечләр белән таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров бер төркем алдынгыларга Мактау кәгазьләрен тапшырды. «Август-Кайбыч», «Туган як- Агро» җәмгыятьләре җитәкчеләре Александр Иванов, Альберт Хәялиев уңышлары турында горурланып сөйләде.

Күп еллар авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыгучылар адресына да Альберт Рәхмәтуллин җылы теләкләрен җиткерде. «Сез Кайбычның авыл хуҗалыгы тармагына нигез салучылар», — диде ул аларга мөрәҗәгать итеп.

Безне шушы мул табынлы бәйрәмгә чакыруыгыз өчен мең рәхмәт. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләр белән рәхәтләнеп аралаштык. Хәзерге эш шартлары безнең чордагыдан күпкә яхшырак. Без бит фермада бар эшне кул белән башкардык. Кайбычның уңышларына куанып яшибез, — диде Иске Чәчкабтан бар гомерен терлекчелеккә багышлаган Фирдәүсә Газимҗанова.

Кече Мәмедән Александр Рыбаков слетта катнашучылар арасында иң яше булгандыр, мөгаен. 

Мин «Август-Кайбыч» җәмгыятендә эшлим. Мәктәптән соң, Казанда көллият тәмамладым. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган ягыма эшкә кайттым. Машина йөртүче дә булым эшләдем, комбайн штурвалы артына да утырдым, язгы чәчүдә дә катнаштым. Бездә хезмәт кешесенә хөрмәт зур. Алдынгылар слетында беренче тапкыр гына катнашуым әле, — диде ул.

Эш сөючән, туып-үскән җиргә һәм хезмәтләренә тугры булган авыл хезмәтчәннәренең эше алга таба да гөрләп барсын. Аларга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә, аз кебек тоела. Көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл уңганнары илебезне азык-төлек белән тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш кертә. Слет мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев