Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Аны комиссия рәисе — район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

Утырышта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина, республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, район прокуроры ярдәмчесе Линар Вәлиуллин, шулай ук мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм киңәшчеләре, профилактика системасы вәкилләре катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан килүчеләрнең Кайбыч районына эш сәфәре нәтиҗәләре белән таныштырудан башланды. Алар, көн дәвамында социаль учреждениеләрдә булып, профилактика эшенең ничек оештырылуы, мәгариф, мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты.

Фикер алышуны башлап, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова районның федераль һәм республика программаларында актив катнашуын билгеләп үтте. Бу исә социаль инфраструктураны үстерергә, белем бирү, спорт һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

— Районда социаль өлкәне үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча зур эш башкарылуын күрдек. Социаль объектлар төзелә һәм яңартыла, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләре үсешенә һәм яшьләр өчен уңай шартлар булдырылган. Гражданлык-патриотик тәрбиягә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә, — диде Светлана Захарова.

Шул ук вакытта ул балаларны яклау мәсьәләләренең төрле ведомстволарның даими хезмәттәшлеген таләп итүенә басым ясады.

— Безнең өчен чит балалар юк. Аларның һәркайсы — үзебезнеке. Шуңа күрә баланың иминлеге һәр ведомство өчен төп өстенлек булып калырга тиеш. Бигрәк тә хәзер, җәйге каникуллар вакытында, авылларга шәһәрләрдән балалар кайта. Аларның имин ялын, мәшгульлеген оештырырга, имгәнүләрне кисәтергә һәм интернеттагы куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк, — диде Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүгә дә аерым игътибар бирелде.

— Республикада «Аеклык ноктасы» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, Кайбыч районы да анда актив катнаша. Соңгы өч елда социаль куркыныч хәлдә булган тугыз гаиләдәге проблеманың төп сәбәбе — ата-аналарның алкогольгә бәйле булуы. Өч ата-ана әлеге проектка җәлеп ителгән. Бу проект мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк, чөнки ул дәвалану гына түгел, ә гаиләне саклап калу һәм баланың иминлеге өчен барлык хезмәтләрнең бергәләп эшләвен тәэмин итүче нәтиҗәле ведомствоара система да булып тора, — дип дәвам итте Светлана Захарова.

Ул шулай ук ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне активрак ачыкларга, бу эшкә мәдәният учреждениеләрен, яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләрне һәм авыл җирлекләре башлыкларын киңрәк җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы эше турында аның рәисе, комиссия рәисе урынбасары, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бүген җиде гаилә ведомствоара исәптә тора, аларда 22 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

— Беренче яртыеллыкта дүрт гаилә исәпкә куелды, реабилитация эшенең уңай нәтиҗәләре аркасында икесе исәптән төшерелде. Даими рәвештә ведомствоара рейдлар үткәрелә, торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, кирәкле социаль ярдәм күрсәтелә. Алты ай эчендә генә дә профилактика субъектлары тарафыннан гаиләләргә һәм балаларга 915 төрле хезмәт күрсәтелде, — дип хәбәр итте Илмас Хәмидуллин.

Ул гаиләләрдәге проблемаларны иртә ачыклауга аеруча зур әһәмият бирелүен әйтте.

— Борчу тудырган билгеләргә башлангыч чорда ук игътибар итү бик мөһим. Белгечләр проблеманы никадәр иртәрәк ачыкласа, гаиләгә ярдәм итү һәм аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калу мөмкинлеге шулкадәр күбрәк була, — диде ул.

Җәйге чорда балигъ булмаганнарның иминлеге дә көнүзәк темаларның берсенә әйләнә.

— Җәй җитү белән, яшүсмерләрнең мопед, квадроцикл һәм питбайклар белән идарә итү очраклары арта. Ата-аналар моның өчен җаваплылыкның никадәр зур булуын аңларга тиеш, чөнки мондый хәлләр фаҗигагә китерергә мөмкин, — дип ассызыклады Илмас Хәмидуллин.

Директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре координаторы Илона Биккулова мәгариф оешмаларындагы профилактика эше турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бүген районның барлык мәктәпләрендә дә эчке контроль системасы эшли.

— Эчке контрольдә 238 бала исәптә тора. Шуларның 198е — «яшел», 30ы —"сары«, 10сы — «кызыл» зонада. Һәр бала өчен шәхси озата бару маршруты төзелә, педагоглар, психологлар һәм ата-аналар белән системалы эш алып барыла, — дип хәбәр итте Илона Биккулова.

Ул балаларның мәшгульлеге профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы булуын әйтте.

— Бүген районда өстәмә белем белән колачлау 100 процент тәшкил итә. Барлык мәктәп укучылары да түгәрәкләргә, спорт секцияләренә һәм дәрестән тыш белем бирү учреждениеләренә йөри. Төрле профилактик учетта торучы балаларга аерым игътибар бирәбез, — диде ул. — Җәйге чорда мәктәпләрдә ял һәм хезмәт лагерьлары эшләде, балалар Татарстан һәм Краснодар өлкәсендәге сәламәтләндерү лагерьларына, «Сәләт», "Орленок"ка җибәрелде, шулай ук санаторийларда дәвалану һәм яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру оештырылды.

Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина мәктәп контролендә торучы балаларны һәм ведомствоара исәптә булган балигъ булмаганнарны тагын да җентеклерәк анализлау кирәклеген билгеләп үтте.

— Мәгариф оешмаларында шәхси озата баруда дистәләгән бала булуын күрәбез. Чыннан да ведомствоара ярдәмгә мохтаҗ булган һәр баланың профилактика субъектлары игътибар үзәгендә булуына кабат инанырга кирәк. Яңа уку елы башланганчы бу эшне мөмкин кадәр җентекләп башкарырга кирәк, — дип ассызыклады ул.

Утырышка йомгак ясап, комиссия рәисе — район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балалар хокукларын яклау мәгариф, социаль яклау, мәдәният учреждениеләре, сәламәтлек, хокук саклау һәм җирле үзидарә органнарының даими хезмәттәшлеген таләп итүен билгеләп үтте. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча җаваплы ведомстволарга профилактика эшен камилләштерү, гаиләнең имин булмавын иртә ачыклауны көчәйтү, яшүсмерләрнең мәшгульлеген тәэмин итү һәм ведомствоара хезмәттәшлекне тагын да үстерү буенча конкрет бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев