Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үттеләр

Олы Кайбычның Җиңү паркындагы мемориаль комплекс янында бәйрәм митингы узды. Тантанада Иске Чәчкабтан 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр катнашты.

Барыбыз өчен дә кадерле булган җиңүне якынайткан райондашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр кую тантананың дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды. Мемориаль комплекс алдындагы мәйданда районның строй һәм җыр конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар – Олы Кайбыч мәктәбенең «Подвиг» хәрби-патритотик клубы, сигезенче һәм алтынчы сыйныф укучылары сафта йөрде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларны һәм кунакларны Җиңү көне белән котлады. Аңа безнең район халкының зур өлеш кертүен билгеләп үтте: ун меңнән артык кеше илне дошманнан яклаган, хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр тылда җиңүгә зур өлеш керткән. Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында яшәүче дүрт кешегә – Фаягөл Батталовага, Альберт Ярхәмовка, Гөлсинә Шаһиевага һәм Равил Айзатуллинга «Сугыш чоры балаларына» медальләрен тапшырды. Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше өчен, «Яшь армиячеләр» хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы Роза Насыйбуллина «Яшь армия батырлыгы» көмеш медале белән бүләкләнде. Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннары – Федоровскоедан Хәбир Нәбиуллин, Кече Мәмедән Василий Малахаев, якташыбыз – танк гаскәрләре подполковнигы Виталий Тарасов «Совет Армиясенә һәм Флотына – 105 ел» медале, Федоровскоедан Алексей Чухин, Олы Кайбычтан Ринат Садриев «Россия Кораллы Көчләренә – 105 ел» медале белән бүләкләнде.

Ил азатлыгы хакына үз гомерләрен, яшьлеген һәм сәламәтлекләрен корбан итүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Рәис Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Кайбычлыларны шулай ук Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров һәм мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарының «Никто кроме нас. СВО» хәрәкәте вәкиле дә тәбрикләде. Митинг Олы Кайбыч мәктәбе укучылары чыгышы белән дәвам итте. Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган шигырьләрне һәм җырларны кунаклар зур дулкынлану белән тыңлады. Аяз күк йөзендә бәйрәм салюты ялтырады. Тантана Рәмис Закиров һәм Илгиз Насыйров башкаруындагы «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды. Тантанага килүчеләр кайтып китәргә ашыкмады, истәлеккә фотога төштеләр. Тәмле солдат боткасы белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев