Кайбычта быел татар теленнән БДИ тапшырган бердәнбер укучы һәм аның укытучысы Казан шәһәрендә бүләкләнде
КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш класс укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән җылы, истәлекле очрашу узды.
Әлеге чара татар теленә һәм милли мәдәнияткә тугрылык күрсәткән яшьләрне һәм аларның остазларын хөрмәтләү, хезмәтләренә югары бәя бирү максатыннан оештырылды.
Быел Татарстанда татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылышлар саны ике тапкыр күбрәк. Бу — соңгы елларда әлеге фәнгә кызыксынуның сизелерлек артуын күрсәтә. Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаган Гүзәл Газыймҗанова — районыбызда быел татар теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшырган бердәнбер чыгарылыш класс укучысы. Шунысы да игътибарга лаек: узган ел да районда әлеге имтиханны сайлаган бердәнбер укучы нәкъ менә Олы Кайбыч мәктәбеннән иде.
Гүзәлне имтиханга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Баһавиева әзерләгән. Укытучы сүзләренә караганда, уңыш очраклы түгел, ә системалы хезмәт нәтиҗәсе.
— Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин очрашуда билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан сайлаучылар саны шактый аркан. Әгәр 2024 елда аны нибары җиде укучы тапшырган булса, узган ел — 32, ә быел инде 79 укучы белемнәрен сынаган. Алар арасында минем укучымның да булуы — зур шатлык һәм горурлык. Бу Гүзәлнең туган телебезне, мәдәниятебезне һәм милли традицияләребезне хөрмәт итүен күрсәтә. Мондый яшьләр һәм аларны тәрбияләүче укытучылар башкалар өчен дә матур үрнәк булып тора, — диде Ләйсән Баһавиева.
Укытучы фикеренчә, телгә мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә, мәктәп исә шул нигезне ныгыта һәм үстерә.
— Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласаң да, туган телне белү һәрвакыт ярдәм итәчәк. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен ныклы белем базасы кирәк. Гүзәлдә ул бар иде. Ул һәрчак эзләнүчән, җаваплы, тыйнак һәм максатына омтылучан укучы булды. Атнага бер тапкыр консультацияләр үткәрдек, дәресләрдә дә өстәмә биремнәр эшләдек. Әзерлек планлы һәм эзлекле барды, — дип уртаклашты укытучы.
Тантаналы очрашуда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укучыларны һәм аларның укытучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. Аларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнашты.
Илсур Һадиуллин яшьләргә мөрәҗәгать итеп, туган телнең милләт язмышындагы әһәмиятен ассызыклады:
— Татар теле — һәр баланың күңелендә нур уятучы зур көч. Сез татар теленнән имтихан тапшырып, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны һәм белем алган мәктәпләрегезне зур уңышларыгыз белән сөендердегез. Имтихан нәтиҗәләре — еллар буе куйган хезмәтегезнең җимеше. Сез — безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез һәм өметебез. Сез үз юлыгызны аңлы рәвештә сайлый белгән, үз кыйбласына тугры калган яшьләр, — диде министр.
Гүзәл Газыймҗанова кебек яшьләр булганда, татар теленең киләчәге өметле, милли рухыбыз ныклы, мәдәни мирасыбыз дәвамлы булачак. Аларның уңышлары башка укучыларны да туган телне тирәнтен өйрәнергә, милли кыйммәтләребезне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга илһамландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев