Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уза

13-15 октябрьдә дөньякүләм “Татарча диктант” белем бирү акциясе уза.

Акция татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан үткәрелә һәм анда теләгән һәр кеше катнаша ала.

Безнең районда «Татарча диктант» акциясе 13.00 сәг тә барлык мәктәпләрдә һәм Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт адресы буенча урнашкан иҗтимагый үзәк бинасының актлар залында үтә. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, әлеге язу мәйданчыгына килә аласыз. Шулай ук үзегезгә уңайлы урында ТНВ каналыннан алып барылачак турыдан-туры трансляция аша да язарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев