Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта эчкән килеш машина йөртүдә гаепләнүчеләр суд каршысына басты

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар полиция кулына эләксә, алар һич кенә дә судтан котылып кала алмый.

Беренче җәмәгать судының чираттагы утырышында салмыш хәлдә транспорт белән идарә иткән ике кешегә бәйле эш каралды. Аларның берсе — Морза Бәрлебашы авылында яшәп, М12 юлында эшләүче Ф. Хәлимов, икенчесе — Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәреннән А. Бурмистров.

Җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева гаепләнүчеләргә хокукларын, суд барышы тәртибен аңлатты.

24 гыйнварда «Лада-Приора» автомобиле белән идарә иткән Ф. Хәлимовны Кайбыч полициясе бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәре, полиция лейтенанты Илфир Юсупов туктаткан.

Эш сәгате төгәлләнгәч, бер шешә сыра эчкән идем. Өйгә дә кайтырга кирәк. Ләкин, руль артына утыртырга кеше булмагач, машинада үзем кайтыр юлга чыктым. Бәхетсезлегемә каршы, юлымда ЮХИДИ хезмәткәре очрады, — диде Ф. Хәлимов, гаебен танып.

Аңа карата беркетмә төзиләр, машинасын штрафстоянкага озаталар. Әлеге гамәле Ф. Хәлимовка шактый кыйммәткә төшә. Машинасы штрафстоянкада тотылган өчен 30 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры килсә, эчеп руль артына утырган өчен дә, суд карары таләп иткәнчә, шул ук сумманы түләргә тиеш була. Җитмәсә, автотранспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгыннан да 1,5 елга колак кага.

Гаепләнүчеләрнең икенчесе — А. Бурмистровны ЮХИДИ хезмәткәрләре 17 гыйнварда Кайбыч — Камыллы автомобиль юлында туктата.

Ул вакытта мин М12 тизйөрешле автомобиль трассасында эшли идем. Төзелеш материалы беткәч, участок начальнигы мине автомобильдә башка авылга материал алып килергә җибәрде. Бераз капкан булсам да, барырга мәҗбүр булдым. Ләкин бу сәфәр минем өчен уңышлы булмады, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Алар алкотестрда тикшеренергә тәкъдим иттеләр, әмма баш тарттым. Чөнки приборның уңай күрсәтәчәген белә идем. Үз гаебемне таныйм, — диде ул судта.

Ике очракта да дәлилләр ныклы иде, чөнки ЮХИДИ хезмәткәрләре барысын да видеоязмага теркәп барган. Икесе дә, гаепләрен танып, беркетмәләргә имзаларын куйган.

А. Бурмистровның мондый гөнаһы элек тә булган икән. Ул 2012 елда эчкән килеш транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен правосын алдырган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев