Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау буенча түгәрәк өстәл утырышы узды

Бүген Кайбычка «Умиление» гаиләне, әни булуны һәм балачакны яклау үзәге вице-президенты Аида Фиогбе һәм перинаталь психолог, «Плюс бер» проекты координаторы Радмира Барышева килде.

Әлеге үзәк җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен ныгытуга ярдәм итү, авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. «Умиление» ике ел дәвамында Татарстанда «Плюс бер» проектын тормышка ашыра. Ул абортларны профилактикалау юлы белән тууны арттыруга юнәлдерелгән. Аның кысаларында йөклелекне өзәргә җыенган хатын-кызларны әлеге ниятләреннән баш тартырга күндерү һәм сабыйның гомерен саклап калу максатындагы консультацияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
Бездәге очрашу төрле ведомстволар җитәкчеләре, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды. Аларның барысын да башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде.

- Демография проблемасы барыбызны да борчый. Кайбыч районында да күрсәткечләр мактанырлык түгел. Аларны яхшырту өстендә эшләү сорала. Бүгенге очрашуыбыз да шуңа юнәлдерелгән, - диде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова абортларны булдырмау хатын-кызның гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек проблемасы икәнлеген һәм әлеге максатта һәркем үз юнәлешендә эшчәнлек алып барырга тиешлеген әйтте.
Районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина йөкле хатыннар һәм аборт ясатучылар буенча статистикага тукталды, абортның зыяны турында сөйләде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева – авыр тормыш хәлендә калган, социаль фонд бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова йөкле хатыннарга һәм балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында иде. Мәгариф бүлеге методисты Илона Биккулова үз чыгышында гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең демографик хәлне яхшырту факторы булуын әйтте. Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин һәм Олы Подберезье чиркәве настоятеле Владимир Миронов та дини күзлектән чыгып фикерләрен белдерде.

Аида Фиогбе «Умиление» үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Аны чагылдырган презентация дә күрсәтелде. Түгәрәк өстәл утырышыннан соң үзәк белгечләре больницада йөкле ханымнар белән очрашты. Радмира Барышева «Булачак әниләр мәктәбе» проекты һәм алар тарафыннан тәкъдим ителүче ярдәм чаралары турында сөйләде. Бүгенге көндә район больницасының хатын-кызлар консультациясендә 19 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Аларның барысына да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев