Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Германиядә Совет гаскәрләре төркеме оешуга 78 ел тулуны билгеләп үттеләр

Германиядә Совет гаскәрләре төркеме – ГСВГ оешуга 78 ел тулды. 1994 елда ГСВГ таркатыла, әмма хәзер инде булмаган гаскәрләр ветераннары әле дә яшьлекләрен, хезмәтләрен хәтерли һәм бу көнне ел саен искә алып үтәләр.

Әлеге уңайдан Олы Кайбычтагы Җиңү паркында Германиядә хәрби бурычын үтәгән якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг булды. Хәзер арабыздан киткән ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин митингта катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде. Германиядә хезмәт иткән Фрат Галиәскәровка, Марат Садриевка «Россия Кораллы Көчләренә 105 ел» медален тапшырды.

Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, ГСВГ оешуга 78 ел тулу уңаеннан, Рамил Гарифуллин, Мансур Җиһаншин һәм Илгиз Насыйровны Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Яшьлегендә Германиядә хезмәт иткән Илһам Хөснетдинов «Яшь армиячеләр» хәрәкәтен үстерүгә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән эшчәнлекләре өчен Фидаил Нигъмәтҗанов, Фирдинат Гарапов, Риза Нуруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Районда ГСВГ ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Хәбир Нәбиуллин, митингны оештырудагы ярдәме өчен Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтен җиткерде.

Чара Федоровское, Олы Кайбыч урта мәктәпләре укучылары, Илгиз Насыйров чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев