Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Януза Чумаринның якты истәлегенә теннис ярышы үтте

“Салават күпере” спорт комплексында Чүти урта мәктәбенең элеккеге директоры Януза Чумарин истәлегенә өстәл теннисы буенча традицион ярыш узды.

Анда район мәктәпләреннән 12 команда, барлыгы кырыкка якын укучы катнашты. 

Турнирда катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде. Ярышның төп спонсоры Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановка олы рәхмәтен җиткерде.

Бәйге биш теннис өстәлендә барды. Анда тренер Шәүкәт Фәсхетдинов кул астында шөгыльләнүче Бәрлебашы мәктәбе укучылары Рәйхан Галиев, Марсель Фәхриев, Азалия Галиеваны үз эченә алган беренче командасы җиңде.

Бәрлебашы командасы бу бәйгедә инде алтынчы тапкыр чемпион булып таылды. Әлеге мәктәпнең Данис Мингалиев, Илһам Әскәров, Зарина Хәмидуллина уйнаган икенче командасы — икенче урында. Борындык төп мәктәбе теннисчылары — Айзат Минһаҗев, Раил Тимершин, Резеда Гарәфиева һәм Дилә Каюмова уйнаган командасы өченче урынга чыкты. 

Рәмис Хәялиев командаларга, аларның тренерларына олы рәхмәтен җиткерде, призерларга лаеклы бүләкләрен тапшырды. 

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев