Кайбычта язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген карадылар
“Язгы көн ел туйдыра”, диләр бит.
Көннәрнең җылы, коры саклануы игенче-механизаторларның кырга чыгу көннәрен якынайта. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча төзелгән махсус комиссия хуҗалыклардагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде. Министрлыкның инвентарь техник бүлеге начальнигы урынбасары Наил Алиллуев рәислегендәге комиссия үз эшен «Туган як-Агро» җәмгыятеннән башлады. Биредә техниканы әзерлек сызыгына куйганнар, бүгеннән үк чәчүгә чыгарга әзер. Аннан соң «Илсөя Җәләлиева», «Сәвия Садриева», «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыкларында, «Август- Кайбыч» җәмгыятендә булдылар.
«Август -Кайбыч» җәмгыятендә эш барышы белән генераль директор Александр Иванов таныштырды. Биредә үзара тикшерү эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
Мондагы техниканың торышына ул югары бәя бирде. Белгечләр, механизаторлар белән очрашып, кыр эшләрен хәерле сәгатьтә дип башлап җибәрергә бөтен мөмкинлекләре дә барлыгын әйтте.
Комиссия әгъзалары тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды: 50 мөмкинлектән 50 балл белән «Август -Кайбыч» җәмгыяте беренче урынны яулады. 48әр балл белән «Туган як -Агро» җәмгыяте, «Илсөяр Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгы — икенче урында. 47 балл туплаган «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыгы — өченче урында. «Сәвия Садриева» крестьян-фермер хуҗалыгына 45 балл бирелде. Район буенча уртача күрсәткеч — 48 балл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев