Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта иң матур Яңа ел бизәлешенә бәйге үткәрелә

Яңа елга иң матур бизәлгән оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрен, шәхси йортларны ачыклау максатында конкурс игълан ителде.

Ел саен үткәрелүче әлеге бәйгенең шартлары белән планеркада район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина таныштырды.

Җиңүчеләрне ачыклаган вакытта урман чибәре — чыршының, йорт тирәсе, оешмаларның төрле төсле утлар белән җем-җем итеп торуына, кардан, боздан ясалган әкият геройлары, сыннар булуына игътибар итәчәкләр. Олы Кайбычта үзәк чыршының ачылу тантанасы 25 декабрьдә уза. 22 декабрьгә кадәр бизәлеш әзер булырга тиеш. Комиссия аңа 23, 24 декабрьдә бәя бирә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бу елның соңгы планеркасында — 27 декабрьдә үтә. 

«Үзәк чыршы территориясен иң матур бизәүчеләр» номинациясе

1 урын — 10 мең сум, 2 урын — 5 мең сум, 3 урын — 3 мең сум. Меңәр сумлык биш кызыксындыру бүләге каралган.

Район үзәгендәге биналарны һәм аның территориясен зәвыклы итеп бизәүчеләр

Гран-при — 20 мең сум.

1 урын — 15 мең сум, 2 урын — 10 мең сум, 3 урын — 5 мең сум. 

Меңәр сумлык биш кызыксындыру бүләге каралган.

Авыл җирлекләре территорияләрен иң матур бизәүчеләр

1 урын — 10 мең сум, 2 урын — 5 мең сум, 3 урын — 3 мең сум. 

Меңәр сумлык өч кызыксындыру бүләге бирелә.

Район мәктәпләрен, балалар бакчаларын иң матур бизәүчеләр

1 урын — 10 мең сум, 2 урын — 5 мең сум, 3 урын — 3 мең сум. 

Меңәр сумлык өч кызыксындыру бүләге дә каралган.

Башлангыч мәктәпләр—балалар бакчалары 

1 урын — 5 мең сум, 2 урын —3 мең сум, 3 урын — 2 мең сум. 

Меңәр сумлык өч кызыксындыру бүләге бирелә.

Шәхси йортларын матур итеп бизәүчеләр

1 урын — 5 мең сум, 2 урын — 3 мең сум, 3 урын — 1 мең сум. 

500 сумлык 12 кызыксындыру бүләге әзерләнгән.

Машиналарын иң матур бизәүчеләр:

1 урын — 10 мең сум, 2 урын — 5 мең сум, 3 урын — 3 мең сум. 

Меңәр сумлык ике кызыксындыру бүләге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев