Кайбычта исерек килеш руль артына утыручылар җәзага тартылды
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт руле артына утыручыларга карата законнар катгый булуга карамастан, андыйлар очрап тора.
Җәмәгать судының чираттагы утырышында исерек хәлдә руль артына утырган ике кешегә бәйле эш каралды. Аларның берсе — Мөрәле авылында яшәүче, хәзерге вакытта беркая да эшләмәүче М. Сабиров, икенчесе — Хуҗа Хәсән авылыннан В. Федоров.
Агымдагы елның 14 октябрендә юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Ильфир Йосыпов Олы Кайбыч — Багай юлында «Лада 2112» автомобилен туктата. Документларын тикшергәндә, машина йөртүчедән спиртлы эчемлек исе килүен сизеп ала һәм канында спирт барлыгын ачыклау өчен тест үтәргә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, исерек халәттә булуы ачыклана. Өстәвенә, аның транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгы да юк. Ул 2021, 2022 елларда эчкән килеш руль артына утырган өчен полиция кулына эләккән булган инде, правасын алдырган. Җәмәгать суды карары белән аны ун тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Автомобильнең штрафстоянкада тору чыгымнарын түләү бурычы куелды.
Юл-патруль хезмәте начальнигы Илфат Әхмәтов октябрь урталарында М12 тизйөрешле автомобиль юлы төзелешендә грейдерда эшләүче В. Федоровны туктата. Документларын тикшергәндә, аның да салмыш хәлдә булуы ачыклана. Бу фактны тест нәтиҗәләре дә раслый. Федоровка карата административ беркетмә төзелә. Суд барышында вакыйга урыныннан видеоязма да карадылар. Гаепләнүче үз гаебен таныды. Җәмәгать суды карары белән, аны 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр, 30 мең сум штраф суктылар.
Җәмәгать судының әлеге карарлары сабак булырмы, ансын вакыт күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев