Кайбычта Казан епархиясе волейбол турниры үткәрде
«Салават күпере» спорт комплексында Казан епархиясе православие яшьләре арасында Пасхага багышланган V волейбол турниры үткәрде.
Анда Әлмәт, Казан, Чистай, Яр Чаллы шәһәрләре, Кайбыч районы, Чувашиянең Канаш шәһәре, Мари Эл Республикасының Горномарийский районы командалары катнашты.
Тантанада Казан һәм Татарстан епархиясенең физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Василий Крючков, епархиянең яшьләр эшләре бүлеге рәисе Артемий Лушкин, Кайбыч округының благочинные, протоиерей Николай Ермолаев, «Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге» җитәкчесе Надежда Ермолаева, Олы Подберезьедан иерей Олег Медведев һәм тормыш иптәше Татьяна Вадимовна катнашты.
Турнирда катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде.
— Якты бәйрәм — Пасхага багышланган V волейбол турнирының Кайбыч җирлегендә үтүенә шатбыз. Бездә ул бишенче тапкыр уза. Ярышның географиясе елдан-ел киңәя бара. Мондый масштаблы чараның киләчәктә дә дәвамы булуына ышанам. Барлык командаларга да уңышлар телим, — диде Алексей Макаров.
Иерей Василий Крючков Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның сәламләрен җиткерде.
— Безне кунакчыл Кайбыч җирендә бишенче ел рәттән шулай югары дәрәҗәдә каршы алулары өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, аның командасына олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә, — диде ул. — Безнең бирегә җыелуыбызның максаты — иң көчле командаларны ачыклау гына түгел, ә православие яшьләренең бер-берсе белән танышулары, аралашулары, дуслык җепләрен ныгытулары. Җиңүче һәм призлы урыннарны яулаган командаларга бүләкләр дә әзерләдек.
Командалар алдында балалар сәнгать мәктәбеннән «Чәкчәк» бию коллективы һәм Вероника Любавина «Колокола» җыры белән чыгыш ясады. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльза Шебалова бәйге шартлары белән таныштырды.
Уенны Кайбыч һәм Әлмәт командалары башлады һәм ул кайбычлылар файдасына 2:0 исәбенә төгәлләнде. Финал ярышында беренче-икенче урыннар өчен Кайбыч һәм Яр Чаллы шәһәре командалары арасында кискен көрәш барды. Нәтиҗәдә, 2:1 исәбе белән Яр Чаллы епархиясе командасы җиңде.
Көн дәвамында барган кискен ярышта Яр Чаллы епархиясе командасы җиңүгә иреште һәм турнир кубогына ия булды. Кайбыч җыелма командасы — икенче, Канаш, Хуҗа Хәсән командалары- өченче, дүртенче урыннарда.
Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина волейблчыларны кайнар котлады. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, грамоталар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев