Кайбычта комиссия мәктәпләрнең Белем көненә әзерлеген бәяләде
Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара.
Мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерме соң? Шул сорауга җавап бирү максатында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова рәислегендәге махсус комиссия ике көн буена мәктәпләрдә эшләде.
Комиссия беренче көнне Олы Кайбыч, Кошман, Олы Урсак, Кече Мәме, Колаңгы, Борындык, Федоровское, Мөрәле, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Багай, Арыслан мәктәпләрендә, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар бакчаларында булды.
Кайсы гына мәктәпкә, балалар бакчасына барып кермә, андагы матурлыкка, чисталыкка, тәртипкә таң каласың. Класслар, коридорлардан буяу исе аңкып тора.
Федоровское мәктәбен капиталь ремонттан соң танырлык та түгел. Башка мәктәпләр дә косметик ремонт узган. Тирә-юньгә аллы-гөлле чәчәкләр ямь бирә.
Мәктәп бакчаларында яшелчәләр мул булып өлгергән, җиләк-җимеш тә күп булган, алмагачлар алмадан сыгылып утыра. Күренеп тора, укытучылар да, җәен бакчада практика узучы укучылар да тырышып эшләгән, вакытында суын сипкән, чүбен утаган. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин әйтеп узганча, укучыларга белем бирү белән беррәттән хезмәт тәрбиясе дә бирелә.
Комиссия танышуны, елдагыча, Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасыннан башлады. Бу— райондагы иң зур бакча, анда 91 бала йөри. Безнең киләчәгебез булган сабыйлар монда бик яратып килә торгандыр, чөнки бакчага керә-керешкә үк матурлык дөньясына чумасың. Быел уен мәйданчыкларын да яңартканнар. Кошман авылындагы «Тиенкәй» балалар бакчасында комиссияне халкыбызның милли киемнәрендәге балалар шигырьләр сөйләп бик кунакчыл каршы алды. Костюмнары матур, күз явын алырлык, өр-яңа. Балалар бакчасы мөдире Айгөл Кадыйрова әйтүенчә, алар, «Сәйяр» республика театр бәйгесендә катнашып, акчалата приз откан һәм шул акчага дүрт комплект милли кием тектергән.
— Балалар бакчасына йөрүчеләр мәктәпкә зур әзерлек белән керә. Алар анда күп нәрсәгә өйрәнә, җыр-биюгә булган сәләтләре дә иртә ачыла. Арада мәктәпкәчә яшьтәге балаларын бакчага йөртмәүче әти-әниләр дә бар. Кызганыч, алар бала үсеше өчен файдалы булган күп нәрсәне кулдан ычкындыра.
Бакчага йөрсәләр, мәктәпкә кергәнче күп нәрсәгә өйрәнерләр иде, — диде комиссия рәисе Фәния Фәритовна.
Икенче көнне комиссия Иске Чәчкаб, Ульянково, Надеждино, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти һәм Олы Тәрбит мәктәпләрен, балалар бакчаларын карады.
Фәния Петухова әйтеп узганча, мәктәпләрнең барысы да бүгеннән укучыларын каршы алырга әзер. Беренче сентябрьгә кадәр бераз вакыт бар, аңа кадәр җитешсезлекләрне бетерергә мөмкин.
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча җиңүчеләр укытучыларның традицион август киңәшмәсендә игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев