Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды
Районыбызның һәр мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшләп килә.
Алар арасында һәр елны “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, иҗади бәйгедә, һәлакәт очракларында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә көч сынаштылар.
Берничә сәгатькә сузылган бәйге нәтиҗәсендә Иске Тәрбит мәктәбе инспекторлары җиңү яулады. Федоровское һәм Олы Подберезье командалары икенче-өченче урыннарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев