Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясадылар

Кайбычта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә йомгак ясадылар.

Аның быелгысы унсигезенче тапкыр үткәрелде. Шул вакыт эчендә дүрт меңләп балага ярдәм күрсәтелгән. 

Яңа уку елы алдыннан үткәрелүче традицион бәйрәмгә беренче класска баручылар, хәрби операциядә катнашучыларның балалары, күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрдә үсүчеләр, ятим балалар, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган укучылар, педагоглар, оешмалар җитәкчеләре җыелды. Җылылык, кайгырту һәм балаларның шат авазы белән тулы бу тантана «Имәнлек» паркында үтте.

Унҗиде башлангыч сыйныф укытучысы быел беренче класс укучыларын мавыктыргыч белем дөньясына алып керә. Бу педагогларга, алкышлар астында мәйдан үзәгенә чакырып, чәчәк бәйләмнәре бирделәр.

Быел 81 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. Берсеннән-берсе матур бу малайлар һәм кызлар беренче укытучылары белән мәйданга чыкты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның һәрберсен җылы каршы алды. Балаларга уку әсбаплары салынган сумкалар һәм уку кирәк-яраклары җыелмалары тапшырдылар. Хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерелде. 

— Һәр баланың бәхетле балачакка, мәктәп елларын сагынып искә алырлык итеп үткәрергә хакы бар. Алар — район һәм республикабызның байлыгы. Хәйрия акциясендә катнашкан һәм балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлебез, — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Балаларны, әти-әниләрен һәм укытучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде.

— Укучылар, сезгә укуда, бәйге һәм олимпиадаларда, ярышларда уңышлар телим. Аларда катнашып, белем һәм сәләтегезне күрсәтегез. Бер тапкыр барып чыкмый икән, икенчесендә бәхет елмаер. Яңа уку елында барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар телим, — диде Илмас Хәмидуллин. — Балаларга шатлык бүләк итүчеләрнең яхшылыгы эзсез югалмас, үзләренә меңе белән кайтыр. 
Әлеге бәйрәмдә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнашты. Ул әтиләре хәрби операциядә катнашкан 35 балага сумкалар тапшырды. Айрат Зарипов барлык укучыларга да «Белем алу теләгегез гел артып торсын, бәхетле булыгыз, тырышып укыгыз», — дип теләде.

Мәгарифне үстерү институты проректоры Лариса Шәмсетдинова да кайбычлыларга сәламнәрен җиткерде. Сигез укучы аның кулыннан спорт костюмнары алды.

Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров 26 укучыга портфель тапшырды. 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә шәхси эшмәкәрләр һәр елны теләп катнаша. «Август-Кайбыч» агрофирмасы, полиция бүлеге, район электр элемтәсе узелы да хәйрия акциясенә теләп кушыла. Әлеге оешмалар вәкилләре укучыларга һәм укытучыларга уңышлы уку елы теләде. 

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Азалия Гомәровага «Полицейский Дядя Степа» Бөтенроссия конкурсында актив катнашкан өчен бүләк тапшырдылар.

Яңа уку елы башлану балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Ул һәм кызлары беренче класска баручылар өчен бигрәк тә. 

— Быел безнең өч балабыз да мәктәптә укыячак. Улыбыз Иршат Олы Кайбыч мәктәбенең унберенче классына, кызыбыз Илсинә Иске Чәчкакб мәктәбенең тугызынчы классына укырга бара. Кечкенәбез Нурсинә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Шуңа да ул 1 сентябрьне зур түземсезлек белән көтә.

Баланың шатлыгы эченә сыймый. Иске Чәчкаб мәктәбенең беренче сыйныфында алар алты укучы булачак. Акцияне үткәрүчеләргә дә, бүгенге бәйрәмне оештыручыларга да рәхмәтлебез. Бу көн балалар күңелендә гомерлеккә истә калыр дип уйлыйм, — диде Иске Чәчкаб авылында яшәүче Эльмира Сафина.

Тантаналы чарада Чүти мәктәбе укучылары һәм балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар — Наилә Хәялиева, Наилә Батанова һәм Камилә Хикмәтуллина матур җырлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев