Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үтте

Район үзәгендәге “Имәнлек” паркында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә йомгак ясадылар.

Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручы балаларның тормышындагы иң мөһим вакыйганы бәйрәмгә әйләндерү — акцияне оештыручыларның төп максаты.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе районыбызда унҗиде ел дәвамында үткәрелә. Шул дәвер эчендә 3700 балага ярдәм күрсәтелгән. Тантанада быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк укучыларны каршы алачак 20 башлангыч класс укытучысы хөрмәтләнде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин беренче сыйныф укучыларына букчалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов та яшь дусларын сөендерде. Акциягә полиция бүлеге начальнигы, подполковник Айрат Вахитов, электр элемтәсе узелы начальнигы Игорь Канашов та кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев