Кайбычта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюның чираттагы этабы бара
Тиздән районыбыздан йөк машинасы, гуманитар ярдәм төяп, егетләребез янына юл тотачак.
Хәрби операциядә катнашучы һәркем туган илебезне, иминлегебезне саклый. Аларга хәлебездән килгән кадәр булышу — безнең бурыч. Олы Кайбычта гуманитар ярдәмне район үзәк китапханәсендә Җәмилә Сагиева һәм Галия Кайбицкая музеенда Чулпан Камалиева кабул итеп ала.
— Егетләребезгә окоп шәмнәре әзерләү өчен парафинга заказ бирелде. Үлән чәе тутыру өчен пакетлар, чәкчәк ясау өчен контейнерлар кайтартылды. Сезгә үтенечебез — окоп шәмнәре ясау өчен калай банкалар, чәй ясауга төрле шифалы үләннәр кирәк. Һәр әйберне әзерләү өчен материал, ә материал алыр өчен финанс кирәк. Бу изге эшебезне дә дәвам итсәк иде. Безнең мөрәҗәгатькә битараф булмаган һәркемгә дә рәхмәтлебез, — диде Җәмилә Сагиева. — Җылы оекбашлар, сөлге, кием-салым, банкаларга ябылган салатлар, канистра, шифалы үләннәр, төрле ярмалар, кием-салым, гигиена әйберләре, хәтта кер порошогы, сабын, китерәләр.
Егетләребезгә җибәрү өчен маскировка челтәрләре, синтетика булмаган футболка, носки, трико, эчке кием, җылы свитер, бияләй, йон билбау, перчаткалар бик кирәк. Өй токмачы, чәкчәк, торт, төрле печеньелар һәм башка шундый тиз бозылмый торган тәм-томнар, үлән чәйләре, кышка япкан салатлар, медикаментлар, газ баллончиклары, 20 литрдан башлап су сыйдырышлы канистралар, су чистарту таблеткалары, чәй һәм кофе, пешүдән саклаучы салфеткалар да сорала.
Авылларда яшәүчеләр, район үзәгенә үзләре килә алмаса, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итә ала.
Мәдәният йортларында, китапханәләрдә маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау, токмач кисү һәм чәкчәк әзерләү буенча үткәрелүче өмәләрдә дә катнашырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев