Кайбычта өч район катнашында ракеталар очырту уенча ярышлар үтте
«Салават күпере» спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикле укучылары гади пневматик ракеталар очырту буенча осталыгын күрсәтте.
Бәйгедә Кайбыч, Буа, Саба районнары командалары катнашты. Ярышта катнашучы командаларны сәламләп, район мәгатиф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгыш ясады. РФ, ТР гимннары яңгыраганнан соң, Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучысы Нәргизә Хәялиева җыр башкарды. Бәйгенең төп хөкемдары, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Николай Волков ярыш шартлары белән таныштырды.
Укучылар ракеталарны башта төгәллеккә, аннан соң ераклыкка очырдылар. Нәтиҗәдә, Кайбыч командасы җиңүгә иреште. Сабалылар — икенче урында. Буа командасына өченче урын бирелде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев