Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Равия Камалиева (фотода) әйтеп узганча, 2026 елда вазифаи затлар һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәрен декларацияләү системасында информацион технологияләргә нигезләнгән зур үзгәрешләр булды.
Хәзер, элеккеге еллардан аермалы буларак, кәгазь отчетлар туктатылды. Гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте турындагы ел саен мәҗбүри отчет тапшыру тәртибе бетерелде. Элеккеге система искергән дип табылды, чөнки хәзер цифрлы программалар барлык финансларны автомат рәвештә күрә, - диде Равия Камалиева. Посейдон системасы аша өзлексез контроль үткәрелә. Хезмәткәрләрнең акчалары һәм мөлкәте күзәтү органнары тарафыннан реаль вакыт режимында (онлайн) тикшерелә. Моның өчен махсус дәүләт мәгълүмат системасы Посейдон программасы кулланыла.
Нәрсә ул "Посейдон"?
Посейдон системасы ул вазифаи затларның керемнәрен, чыгымнарын һәм мөлкәтен яшерен тикшерүче махсус дәүләт роботы (ясалма интеллектлы компьютер программасы), - диде Равия Камлиева.Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча Посейдон дәүләт мәгълүмат системасы 2022 елның 25 апрелендә гамәлгә керде.
Нәкъ менә шушы көнне Россия Президенты Владимир Путин тиешле 232 нче Указга кул куйды һәм улүз көченә керде. Шул вакыттан әлеге система даими үсте. Ә 2026 елда югарыда искә алынган кәгазьсез тулы автомат режимга күчте. Ул барлык мәгълүматны төрле базалардан автоматик рәвештә җыя. Аның эшләү принцибы бик гади һәм нәтиҗәле. Программа берьюлы Россиянең һәм Татарстанның иң мөһим электрон базаларына тоташкан. Ул түбәндәге оешмалардан мәгълүмат ала: Салым хезмәте: вазифаи затның һәм аның гаиләсенең рәсми хезмәт хакын, банкларда ничә счеты барлыгын һәм анда күпме акча ятканын тикшерә. Росреестр: Вазифаи зат исеменә яңа фатир, җир яки дача теркәлмәгәнме икәнен күрә. ЮХИДИ: нинди машиналар сатып алынуын күзәтә.
Росфинмониторинг: зур суммалы акча күчерүләрен яисә чит ил банклары белән бәйләнешләрне тикшерә. Социаль челтәрләрне анализлый. Система интернеттагы ачык чыганакларны, шул исәптән вазифаи затларның гаиләсенең социаль челтәрләрен (ВКонтакте, Телеграм һ.б.) автоматик рәвештә карап чыга. Әгәр түрә рәсми рәвештә аз хезмәт хакы ала, ә аның гаиләсе челтәргә кыйммәтле курортлардан, затлы рестораннардан яки зур сатып алулардан фотолар куя икән, система моны шунда ук теркәп куя. Посейдон вазифаи затның рәсми кереме белән аның чынлыктагы чыгымнарын чагыштыра. Элек вазифаи затлар үзләре тутырган декларацияне генә тикшерәләр иде. Хәзер исә система салым түләмичә яшерен сатып алынган әйберләрне (мәсәлән, кыйммәтле машина яки туганнары исеменә теркәлгән мөлкәт) үзе эзләп таба. Робот вазифаи затның туганнарын һәм аларның фирмаларын тикшерә. Мәсәлән, ниндидер дәүләт тендерын (заказын) чиновникның туганына караган ширкәт отса, система моны мәнфәгатьләр конфликты дип бәяли һәм күзәтү органнарына хәбәр җибәрә. Әгәр система шикле туры килмәү тапса, ул кешенең эше хокук саклау органнарына тапшырыла һәм мөлкәтне дәүләт файдасына конфискацияләүгә кадәр җитәргә мөмкин.
Посейдон системасын кулланып башкарылган белешмәләр нәтиҗәләре буенча республиканың 7 муниципаль районында муниципаль вазифаларда эшләүче 61 затның дөрес булмаган һәм тулы булмаган белешмәләр тапшыру факты ачыкланган. Бу хакта ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 2026 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы ясалган аналитик күзәтүдә әйтелә.
Декларацияне кайчан тутырырга?
Йөз процентлы контроль булса да, кайбер очракларда хезмәткәрләргә барыбер кәгазь вариантны тутырырга туры киләчәк. Декларация тапшыру түбәндәге очракларда гына мәҗбүри: дәүләт яки муниципаль хезмәткә эшкә кергәндә, яңа вазифага билгеләнгәндә, кадрлар резервына кертелгәндә, гаиләнең соңгы өч еллык кеременнән кыйммәтрәк мөлкәт сатып алганда. Кыйммәтле күчемсез мөлкәт, автомобиль яки кыйммәтле кәгазьләр алганда, акчаның каян килүен аңлатырга кирәк булачак.
2026 елда керемнәрне исәпләүнең яңа кагыйдәсе үз көченә керде. Хәзер зур сатып алулар ясаганда, гаиләнең соңгы 3 еллык уртак кереме исәпләнә. Бу очракта вазифаи зат һәм аның хәләл җефетенең генә түгел, аларның мәктәп яшендәге балаларының да алган керемнәре бергә кушыла. Яңа цифрлы система һәр тиенне күзәтү астында тотачак.
Луиза Сөнгатуллина әзерләде.
Нет комментариев