Кайбычта район оешуның 32 еллыгына багышланган волейбол ярышы узды
“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре командалары катнашында волейбол буенча ир-егетләр арасында үткәрелгән чемпионатның финал уеннары булды. Ул районның 32 еллыгына багышлап үткәрелде.
Әлеге уеннарда Кайбыч, Иске Тәрбит, Турминское, Мәлки, Хуҗа Хәсән авыллары яшьләре, укучылар командалары, Чүти авылы командасы катнашты.
-Чемпионат гыйнварда ук башланган иде. Башта һәр команда бер- берсе белән уйнап чыккач, чирек финалга иң көчле сигез команда чыкты. Плей-офф системасы буенча 4 команда ярымфиналга калды. Беренче ярымфиналда Иске Тәрбит – Мәлки командалары уенында тәрбитлеләр җиңүгә иреште. Икенче ярымфиналда Кайбыч һәм Турминское командалары очрашты һәм аз гына өстенлек белән кайбычлылар җиңде. Чемпионатта өченче урын өчен Мәлки – Турминское командалары уйнады. 2:1 исәбенә турминскоелылар өстен чыкты. Финалда район чемпионы исеменә Кайбыч һәм Иске Тәрбит командалары арасында кискен көрәш барды. Нәҗиҗәдә, 15:4 исәбе белән Иске Тәрбит командасы җиңүгә иреште, - диде уеннарның төп хөкемдары Юрий Михайлов.
Шулай итеп, Иске Тәрбит командасы – беренче, кайбычлылар – икенче, Турминское, Мәлки уенчылары өченче- дүртенче урыннарда.
-Безнең команда шушы составта берничә ел уйный инде. Район чемпионаты җиденче ел үткәрелә, шуның бишесендә без җиңдек. Узган ел Хуҗа Хәсән командасы чемпион иде. Ярышларны оештыручыларга, район башлыгы Альберт Илгизәровичка рәхмәт. Егетләрне үзара дуслаштыру, аралаштыру, аларны спортка тарту өчен мондый чаралар бик кирәк, - диде Иске Тәрбит командасы капитаны Николай Петухов.
Җиңүчеләрне котлап, күчмә кубок, дипломнар һәм акчалата бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев