Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта республика телевизион яшьләр фестиваленең район туры узды

Олы Кайбыч мәдәният йортында «Созвездие — Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең район туры узды.

Яшь артистларның, педагогларның һәм әти-әниләрнең ел буена зарыгып, әзерләнеп көткән бу көне күңелле ыгы-зыгы белән үтте.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы фестивальгә быел 26 ел тулды. Ул Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап үткәрелә. Фестивальнең район турында 500ләп бала катнашты. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, барысын да сәламләп, яшь талантларга уңышлар теләде. Балаларның башкару осталыгын гына түгел, чыгышларның үзенчәлекле булуы, эчтәлеге, костюмнар да исәпкә алынды. Алар «Хореография», «Вокал-соло», «Конферанс», «Иң яхшы җыр тексты» номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтте, һәр катнашучы икешәр номер әзерләп килгән иде.

Конкурсны бию коллективлары ачты. Тамашачыларны Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй», Олы Кайбычтан «Чәкчәк», Иске Тәрбиттән «Алан», Чүтидән «Зөбәрҗәт», Ульянководан «АйсДиМ» һәм Олы Подберезьедан «Чәчәкләр» бию коллективлары үзләренең композицияләре белән сөендерде.

— Безнең коллектив 2024 елның сентябрендә оешты. Балаларны җыеп, аларны сәнгать дөньясына алып керү минем зур хыялым иде, — диде «Алан» бию коллективы җитәкчесе Анита Давыдова. — Башта төркемдә җиде бала биеде. Мәктәбебездә укучылар аз булгач, зур коллективны тиз арада ук җыю мөмкин түгел иде. Башта балалар теләр-теләмәс кенә йөрде, әмма акрынлап аларда кызыксыну уянды. Үзләре үк сәнгатькә тартыла башлады: аларга конкурсларга әзерләнү һәм анда катнашу ошый. Ул балалар белән мин әле дә эшлим. Быел коллектив зурайды. Хәзер "Алан«да 14 кеше — ике малай һәм унике кыз бии.

Катнашучыларның берсенә бары тик дүрт яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Без күбесенчә халык биюләрен өйрәнәбез. Бүген фестивальдә татар халык биюе һәм «Яшь монтажчылар» номеры белән чыгыш ясадык. Керәшен җырларына һәм биюләренә күбрәк игътибар бирәбез. Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырырга тырышам. Быел без беренче тапкыр «Туым йолдызы» фестивалендә катнаштык һәм «Бармак уены» чыгышы белән икенче урынны алдык. «Йолдызлык» фестивалендә инде икенче ел рәттән чыгыш ясыйбыз. Узган ел район турында беренче урынны яуладык. «Без бергә» фестиваленең район этабында да җиңдек. Соңгы вакытта мәктәптә "Алан«га кушылырга теләүчеләр тагын да артты. Балалар үзләре килеп: «Мин дә биергә телим, коллективка алыгыз әле» — дип әйтә.

«Инешкәй» ансамбле җитәкчесе Светлана Бартязова фестивальнең берләштерү көчен билгеләп үтте:
— "Йолдызлык«ны барысы да көтә: балалар, ата-аналар, укытучылар. Бу — төрле милләт талантларын берләштерүче бәйрәм. Бүген бер сәхнәдә татарлар, руслар, керәшеннәр һәм чувашлар төрле телләрдә чыгыш ясады. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел җырчыларның һәм биючеләрнең аеруча күп булуы сөендерә. Осталык дәрәҗәсе дә елдан-ел арта.

«Вокал-соло» номинациясендә катнашучылар берсеннән-берсе матур җырлар өйрәнеп килгән. Иң яшь йолдызчыклар — Шүширмәдән Зәринә Җәмилова, Олы Тәрбиттән Анастасия Козлова, Бәрлебашыннан Гөлфинә Өметбаева, Борындыктан Радел Миңгалиев, Олы Кайбычтан Александра Гребневаның «Йолдызлык» сәхнәсендә беренче ел гына чыгыш ясаулары түгел. Балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары — Хуҗа Хәсәннән Екатерина Матвеева, Соравылдан Анастасия Сурнаева, Кошманнан Сәйдә Хәйруллина, Камилә Хикмәтуллина, Зифа Гыйләҗева, Язилә Нәҗметдинова, Олы Кайбычтан Милана Гәрәева, Наилә һәм Нәргизә Хәялиевалар, Наилә Батанова, Багайдан Вероника Любавинаның да сәхнәдә үз-үзләрен тотышы сокландыра.
Федоровскоедан унбер яшьлек Ралинә Шәмсиева фестивальдә өч яшеннән бирле катнаша.

— Узган ел Ралинә фестивальнең Тәтештә узган зона этабында беренче урынны алды. Казанда ике сайлап алу турын үтте. "Уникс«тагы гала-концертта аңа иҗади якын килү һәм тамашачылар симпатиясе өчен бүләк тапшырдылар, — диде укытучысы Алсу Шихова.
Вокалчы егетләр быел күп түгел. Каргалыдан Роман Смелов һәм Иске Чәчкабтан Ибраһим Шаһиев туган як турындагы күңелгә үтеп керерлек җырлары белән чыгыш ясады.

«Конферанс» номинациясендә катнашучылар елдан-ел арта. Афанасьевкадан Илинә Гайнетдинова, Кошманнан Назлыгөл Фатыйхова, Мөрәледән Әлфир Газизов өчен бу фестиваль яңалык түгел. Арысланнан Матвей Раскатов, Кошманнан Рәзил Гыймиев һәм Нәзилә Баһавиева, Иске Тәрбиттән Дарина Зубрина һәм Данил Васильев, Чүтидән Данил Шпаков һәм Динара Шәрәфетдинова, киресенчә, үзләрен беренче тапкыр алып баручы ролендә сынап карады.
Алты вокаль ансамбль катнашты — Ульянководан «Радуга», Кошманнан «Ләйсән» һәм «Тиенкәйләр», Чүтидән «Тамчылар», «Ямьле», Олы Тәрбиттән «Гылбулар».

— Без "Йолдызлык«та беренче тапкыр катнашабыз, — диде «Тиенкәйләр» ансамбленнән Язгөлем Саттарова һәм Зинирә Садриева. — «Билгесез солдат» һәм «Бакчабыз — нәкъ гөлбакча» җырлары белән чыгыш ясадык. Безгә бик ошады!
Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне катнашучыларга район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәния Петухова һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова тапшырды. Җиңүчеләрнең исемнәре апрельдә үтәчәк гала-концертта игълан ителәчәк.

— Бүген бик матур бәйрәм узды. Балаларның да, педагогларның да зур эш башкаруы күренә. Зона турында да йолдызчыкларыбыз уңышлы чыгыш ясар дип ышанам, — диде Рамилә Әбләзова.

Кайбычта талантлы, өметле һәм максатчан балалар үсә, алар өчен сәхнә илһам алу һәм үзләрен күрсәтү урынына әверелә. Моның шулай булуын «Йолдызлык» фестивале тагын бер кат исбатлады. Аның зона этабы 28–29 мартта Апас районында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев