Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәмендә 25 кеше тәрбияче ярдәмчесе һөнәрен үзләштерде

Безнең районда яшәүче 43 кеше быел «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында укырга гариза бирде.

Иң мөһиме — «Тәрбияче ярдәмчесе» (няня) программасын тәмамлаучыларның 100 проценты эш белән тәэмин ителде. «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәмендә 25 кеше үз районыбызда эшли башлады.

Татарстанлыларда социаль өлкә һәм заманча технологияләргә бәйле программалар аеруча зур кызыксыну уятты. «Тәрбияче ярдәмчесе» (няня) һәм «Ясалма фәһем системалары белән эшләү белгече» программалары — лидерлар сафында. Беренче программа буенча 25 кеше белем алды һәм аларның һәрберсе «Өмет» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә эшкә урнаштырылды. Ә 18 кеше ясалма фәһем юнәлешендә белем алуын дәвам итә. 

Әзерлекнең төп этабы — «Россия эше» кадрлар үзәгенең Кайбычтагы базасында 28 апрельдә узган очрашу булды. Анда катнашучылар өлкән яшьтәгеләрне карау, сәламәтлекләрен күзәтү, гигиена чаралары, дөрес туклану нигезләре, куркынычсыз хәрәкәт итү һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча практик күнекмәләр узды. Мондый форматтагы очрашулар эшкә урнашуның беренче көненнән үк үзеңне ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә.

Без хезмәт урынын тиз табарга мөмкинлек бирүче программаларга өстенлек бирәбез. Шунысы мөһим: укыту эш бирүчеләрнең ихтыяҗын исәпкә алып төзелә, ә практик модульләр эшкә тиз өйрәнергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, кешеләр, белем алу белән беррәттән, эшкә урашу мөмкинлеге дә ала.

Программада катнашучыларның берсе үз тәҗрибәсе белән уртаклашты: "Өлкән яшьтәге кешеләргә белеп һәм профессиональ рәвештә ярдәм итәргә өйрәнү күптәнге хыялым иде. Мин моңа кадәр бер әбине карадым. Әмма махсус белем булмау үзен бик сиздерде. Практик дәресләрдә күп нәрсәгә өйрәндек һәм бу миңа алдагы эшчәнлегемдә бик нык ярдәм итәчәк«,— диде ул.

Программа буенча белем алучыларның күбесе шундый фикердә.

Эльвира Камалиева, «Россия эше» кадрлар үзәгенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы.

«Кадрлар» илкүләм проекты — Россия икътисадын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүгә һәм гражданнарның мәшгульлеген арттыруга юнәлдерелгән дәүләт программасы. Бу проект кысаларында оештырылучы укыту программалары яңа һөнәрләр үзләштерергә, көндәшлеккә сәләтлелекне арттырырга һәм эшкә урнашканда ярдәм итә. Кадрлар үзәге актуаль юнәлешләргә, шул исәптән санлы технологияләр белән бәйле юнәлешләргә кабул итүне дәвам итә. Укырга гаризаны portal. tatartrud. ru порталы аша бирергә мөмкин. Контакт-үзәккә 8 (843) 222-05-57 (өстәп 4801-4802-4803) телефоны аша шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев