Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Россиянең чаңгы юллары» бәйгесе үтте

Олы Кайбыч авылының «Имәнлек» паркында традицион «Россия чаңгы юллары» спорт бәйрәме үткәрелде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләде, актив катнашулары өчен рәхмәтен белдереп, җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр, бүләген тапшырды.

Бәйгедә районның оешма-учреждениеләре, предприятие коллективлары катнашты. Беренче булып стартка ир-егетләр басты.

Олы Урсак авыл җирлегеннән килгән Раил Гыйльметдинов финиш сызыгын беренче булып үтте. Янгын сүндерү часте хезмәткәре Нияз Ибраһимов — икенче, «Август-Кайбыч» җәмгыятеннән Александр Маланьев — өченче урында. 

Хатын-кызлар арасында мәдәният бүлегеннән Светлана Зиадиевага тиңнәр булмады.

Мәгариф бүлеге хезмәткәре Нина Долматова икенче урынны алды. Район үзәк больницасы хезмәткәре Алчәчәк Камалиева өченче урынга чыкты. 

Пенсионерлар арасында ел саен призлы урыннар яулаган Фаил Шаһивәлиев быел да беренчелекне бирмәде. Хатын-кызлар арасында бассейн хезмәткәре Гүзәл Сәлахетдинова җиңүгә иреште. Дамирә Шаһивәлиева — икенче урында. 

Соңыннан бергәләп «солдат» боткасы, кайнар чәй белән сыйландылар. Ризык әзерләүне оештырган башарма комитет җитәесесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина бүген туган көнен билгеләп үтә, бергәләп аны гомер бәйрәме белән котладылар.

Мондый ярышлар районның барлык авыл җирлекләрендә, мәктәпләрендә дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев