Кайбычта шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды
Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты алты ел элек республикабыз гаиләләре арасында «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивале үткәрә башлады.
Аның быелгысы Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза.
Район мәдәният йортында үткәрелгән бәйгедә Бәрлебашыннан Өметбаевлар, Байморзадан Ивановлар, Борындыктан Хәйбуллиннар, Чүтидән Козловлар, Багайдан Дмитреевлар катнашты.
Алар милли гаилә ризыклары күргәзмәсен тәкъдим итте. Концерт номерын һәм шәҗәрә презентациясен үз эченә алган «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» визит карточкасын күрсәтте. Шәҗәрә ясау һәм анда гаилә династиясен тасвирлау, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булу да — бәйгенең шарты иде.
Фестивальдә катнашучыларның чыгышын ТР Дәүләт архивы директоры Сергей Горохов, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Әлфия Вознесенская, әлеге уку йортының югары сәнгать мәктәбе факультеты вәкилләре Владислава Верлинская һәм Гүзәл Муллахмәтова бәяләде.
Нәтиҗәдә, Хәйбуллиннар гаиләсе фестивальнең район этабы җиңүчесе булды һәм зона турында катнашу хокукын алды. Өметбаевлар — икенче, Ивановлар өченче урында. Фестивальдә катнашкан гаиләләргә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев рәхмәтен җиткерде, барысына да акчалата сертификатлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев