Кайбычта сайлаулар: киләчәк өчен тавыш бир
Хәбәрләр

Кайбычта сайлаулар: киләчәк өчен тавыш бир

Илебез мөһим сәяси вакыйга алдында тора.

Нәкъ менә бу атнада, 18, 19, 20 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза.

Өч көнлек сайлаулар – һәркайсыбызның киләчәген, балаларыбызның һәм оныкларыбызның алдагы көнен билгели торган җаваплы чара. Бу – без көндәлек тормышта очраша торган кануннар, социаль ярдәм программалары, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм икътисадның үсеш юнәлешен сайлау дигән сүз.

Сайлауның өч көн узуы һәр сайлаучыга, эш графигына яраклашып, үзенә уңайлы вакытта сайлау участогына килергә мөмкинлек бирә.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Камалиева әйтеп узганча, 29 сайлау участогы үз ишекләрен ача. Бездә барлыгы 9704 сайлаучы исәпләнә.

Беренче тапкыр сайлауда катнашучыларның саны –166. Сайлау участокларында күзәтүчеләр дә эшләяәк. Хокук сагында торучылар иминлекне тәэмин итә.

Сайлаулар иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.  

Район башлыгы Альберт  Рәхмәтуллин сайлауларда актив катнашырга чакыра.

–Без – бай тарихлы, бердәм, көчле илдә яшибез. Халкыбыз  сайлауларда гел активлык, җаваплылык күрсәтә. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам, – диде Альберт Рәхәтуллин. –Сайлауга гаиләләребез, балаларыбыз белән бергә килик. Аларга гражданлык бурычын үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген үз үрнәгебездә күрсәтик. 20 сентябрьгә кадәр үз участокларыбызга килеп, дөрес адым ясыйк!

Бездә сайлаулар бәйрәм төсмере ала. Бу юлы да үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясый. Кайнар коймак һәм чәй белән дә сыйланырга була.
 


Нет комментариев