Кайбычта Танкчылар көнен билгеләп үттеләр
Илебездә һәр елны сентябрь аеның икенче якшәмбесе Танкчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Районыбызның Иске Тәрбит урта мәктәбе базасында «Яшь армиячеләр» хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы Роза Насыйбуллина инициативасы белән әлеге истәлекле датаны билгеләп үттеләр. Бу чарада мәктәпнең яшь армиячеләр отрядлары катнашты, аны отряды координаторы Лариса Камышова алып барды.
Танкчылар көнен билгеләп үтү урыны очраклы гына сайланмаган. Чөнки Иске Тәрбит урта мәктәбе Советлар Союзы Герое, шушы авылда туып-үскән танкчы Михаил Кузьмич Кузьмин исемен йөртә. Очрашуга төрле елларда Совет Армиясе сафларында танк гаскәрләрендә хезмәт иткән Илдар Шакиров, Хәбир Нәбиуллин, Ринат Садриев, Михаил Иванов, Валерий Сергеев, Мингазиз Сөнгатуллин һәм хәзерге вакытта Казан танк училищесында укучы Сәйдәш Сабиров чакырылган иде.
Очрашу Россия һәм Татарстан гимннары яңгыравы белән башланып китте. Лариса Михайловна танк гаскәрләренең кыскача тарихы белән таныштырды, үз авылларыннан чыккан танкчылар турында кыскача видеоязма күрсәтте. Укучылар Михаил Кузьмич Кузьминның батырлыгы турында сөйләделәр.
Бәйрәм кунаклары хәрби хезмәт елларын искә төшерде. Булачак танкчы Сәйдәш Сабиров танк училищесында укуы турында сөйләп үтте. Хәбир Нәбиуллин Илдар Шакиров һәм Мингазиз Сөнгатуллинга «Россия танкчылары берлеге» Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдиновның Танкчылар көне уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Михаил Иванов совет гаскәрләренең Германиядән чыгарылуының 30 еллыгы медале, Эльвина Петухова, Виктор Курвичев, Юлия Ефимова яшь армиячеләр хәрәкәтендә актив эшчәнлекләре өчен Германиядә совет гаскәрләре ветераннары советы президенты, генерал-полковник А. Терентьев имзалаган грамоталар белән бүләкләнде. Роза Насыйбуллина һәм мәктәп директоры Артур Акрымов Танкчылар көне уңаеннан кунакларны кайнар котлады.
Очрашу барышында укучыларны Яшь армиячеләр отряды сафларына кабул иттеләр.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев