Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды

Гражданнарны вакытлыча саклану пунктларына урнаштыру, ракета-бомба һөҗүмнәренән саклану, эвакуация кагыйдәләрен кабатлау – әлеге чараларның төп максаты.

Өйрәнүләр барышында “Челтәрле компания” җәмгыятенең Кайбыч район электр станциясенә дошман «һава хөҗүме ясаган» дигән хәбәр җиткерелгән. Бомбага тоту нәтиҗәсендә, имеш электр станциясе бинасы җимерелгән, станциягә ут капкан, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр дә бар.
Әлеге өйрәнүләр барышында районның барлык службалары вакытында килеп җитеп, һәрберсе үз эшен вакытында башкарып, янгын сүндерелде, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелде. Бар теләк: бу өйрәнүләр чынбарлыкка әйләнә күрмәсен!
Өйрәнүләрдән соң, 115 нче Кайбыч янгын сүндерү часте начальнигы, эчке эшләр майоры Дамир Ибраһимов нәтиҗә ясап, барлык службаларга, актив катнашканнары өчен, рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев