Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иттеләр

Районыбызда төрле милләт халыклары үзара дус, тату яши, бер-берсенә кунакка йөрешә.

Республика көнен дә бердәм булып бәйрәм иттеләр, бергәләп күңел ачтылар. Олысы да, кечесе дә Олы Кайбычтагы “Имәнлек” паркына җыелды. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Кайбычлыларны һәм кунакларны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да котлады. Тантанада хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Аннан соң сәхнәдә ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларын хөрмәтләделәр. Көндез мини-футбол буенча үткәрелгән ярышта җиңү яулаган командаларны да бүләкләделәр. “Җырлый торган авыл” фестиваленә йомгак ясап, җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар. Бу вакытта төрле оешмалар командалары арасында спорт ярышлары үткәрелде. Биш төрле уенда көч сынашканнан соң, быел да беренче урынны мәгариф хезмәткәрләре командасы яулады. Икенчедә – М12 юл төзелеше командасы. Янгын сүндерү часте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен берләштергән команда өченче урынга лаек булды. Уен-көлке, җыр-бию бер дә тынып тормады. Фольклор коллективлары, «Авыл денс» бию төркеме, үзешчәннәр чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев