Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Тату класс серләре» бәйгесенең район туры узды

Кошман авылы мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры узды.

Анда унөч мәктәптән әти-әниләр комитеты катнашты. Алар, балалар һәм укытучылар белән берлектә, “Безнең тату, күңелле класс” дип исемләнгән визит карточкасын тәкъдим итте. “Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре” темасына проект якладылар. Һәр команда иҗади номер тәкъдим итте. Мәктәп һәм класс тормышы турындагы альбомнар, стена газеталары, плакатлар, портфолио да әзерләп килгәннәр. Командалар үзләренең иң тату һәм бердәм класс булуын расларга тиеш иде. Фантазияләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар.
Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч мәктәбенең ата-аналар комитеты гран-при иясе булды. Алар бәйгенең Тәтештә узачак зона турында катнаша. Беренче урынны Федоровское мәктәбе командасы яулады. Икенче урында – Кошман, өченчедә – Колаңгы мәктәпләренең ата-аналар комитетлары. Мәлки мәктәбе командасы – иң талантлысы, Бәрлебашы – максатчан, Иске Тәрбит – актив, Чүти – креатив, Ульянково – оригиналь, Олы Подберезье – иҗади, Олы Урсак – музыкаль, Хуҗа Хәсән – дус, Мөрәле – артистлык сәләтенә ия дип танылды.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин һәр командага “Тату класс серләре” дип язылган торт, призлы урын яулаучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Бу көнне мәдәният йортына балаларның аерылгысыз дуслары - “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар үзләре тарафыннан тормышка ашырылучы проектлар һәм бәйгеләр белән таныштырды, балалар өчен чыгарылган китап һәм журналлар тәкъдим итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев