Кайбычта «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район туры үтте
«Тату сыйныф серләре» бәйгесе республикада сигезенче тапкыр оештырыла.
Елдан-ел әлеге чара мәктәп коллективлары арасында күбрәк таныла, катнашучылар саны да артуга таба бара. Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры узды.
Бәйгенең максаты: укучыларны тәрбияләүдә белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру. Конкурсның бурычлары булып: мәгариф оешмасы белән идарә итүдә актив катнашучы ата-аналар комитетларын ачыклау; укучыларны тәрбияләү өлкәсендә ата-аналарның инициативаларын стимуллаштыру һәм хуплау; ата-ана җәмәгатьчелегенең мәгариф оешмасы администрациясе белән үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен барлау.
Бәйгедә унбиш мәктәптән әти-әниләр комитеты, укучылар катнашты. Алар, балалар һәм укытучылар белән берлектә, «Безнең тату, күңелле класс» дип исемләнгән визит карточкасын тәкъдим итте, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, табигатьне саклау темаларына багышланган проект якладылар. Һәр команда иҗади номерлар тәкъдим итте. Бәйге барышында командалар үзләренең иң тату һәм бердәм класс булуын расларга тиеш иде. Фантазияләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев