Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә

Кайбыч күпмилләтле район булуы белән үзенчәлекле. Төрле милләт вәкилләренең бердәм, дус-тату булып яшәве эшчәнлегебезнең барлык өлкәләрендә дә чагылыш таба.

Безнең төбәктә яшәүче халыкларның гасырлардан килүче дуслыгына дан җырларлык. Кайбычның төп халкы — татары, русы, чувашы, керәшеннәребез бердәм булып гомер кичерә, төбәгебезнең үсеше өчен тырышып эшли, максатларыбыз да уртак. Төрле төбәкләрдән килеп урнашкан башка милләт вәкилләре дә күп бездә. Район җитәкчелегенең максаты — милләтләр дуслыгын саклау. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәрдаим басым ясап узганча, милләтара бердәмлекне тәэмин итү — дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендәге иң зур бурыч.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Татарстан — уртак йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты уза. Анда ике мең ярымнан артык катнашучы көтелә. Бу чарада Кайбычтан башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров җитәкчелегендәге 22 кешелек делегация катнаша. Фестивальдә катнашучы Рәисебез Рөстәм Миңнеханов исеменнән игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясала. Кайбычның «Авыл денс» балалар халык бию төрке ме мордва халыклары һәм калмыкларның биюен башкара.
Милли тәрбия балалар бакчаларыннан башлана, мәктәпләрдә моңа зур игътибар бирелә. Авыл җирлекләрендә, район үзәгендә үткәрелүче төрле мәдәни чараларда бездә яшәүче халыклар бер сәхнәдә җырлый-бии. Алга таба да дус-тату булып, тыныч, бердәм илдә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев