Кайбычта ТР урман хуҗалыгы министыры катнашында брифинг узды
Журналистлар өчен ТР Министрлар Кабинетында һәр атна саен үткәрелүче брифингта бу юлы сүз республика урманнарын саклау турында барды.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры­ Равил Кузюров «Экология» илкүләм проектының үтәлеше, табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде. Ул «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды. Министр хәбәр иткәнчә, быел төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 96,2 миллион сум күләмендә акча бүленгән. Әлеге акчалар урманнарны торгызу эшләрен уздыруга, агач орлыклары запасын формалаштыруга, урман янгыннарын кисәтү, сүндерүгә, урман культуралары техникасы һәм җиһазлар сатып алуга юнәлтелгән.
Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең урманчылар алдында торган иң зур бурыч булуына басым ясады. Быелгы артык кызу җәйдә бу аеруча мөһим булды. Янгыннарга юл куймау максатында Кайбыч урманнарына да чикләүләр кертелгән иде. Гражданнарның урманнарда булуы һәм анда транспорт керүе чикләнде. Бәхеткә, бездә янгыннарга юл куелмады. Бу — урманчыларның тырышлыгы һәм халык арасында аңлату эшләренең матур нәтиҗәсе.
Брифингта урманнарны парсыз ефәк күбәләгеннән саклау турында да сүз барды. Хәтерегездә булса, август аенда Кайбыч урманчылыгында бу мөһим мәсьәлә буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы киңәшмә үткәргән иде.
— Соңгы елларда республикада аерым урманчылыклар территориясендә парсыз ефәк күбәләгенең үрчүе күзәтелде. Хәзерге вакытта урманнарда тикшерү уздырыла, киләсе елда урман корткычларының чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрү өчен документлар әзерләнә, — диде Равил Кузюров.
Соңыннан министр журналистларның сорауларына җавап бирде. Бер журналистның имәнлекләр турындагы соравына ул Кайбыч урманнарының имәннәргә бай булуы турында әйтте. Безнең райондагы урманчылык карамагындагы Балтай урманчылыгында имән үсентеләре үстерүләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев